Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен брифингта катнашырга чакыра

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

29 октябрьдә   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  10.00 сәгатьтә брифинг узачак.  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   республикада  урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе  һәм көзге  чәчү  эшләре  турында  сөйлиячәк,  шулай  ук журналистлар  сорауларына  җаваплар  бирәчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен    брифингта  катнашырга  чакырабыз.  Турыдан-туры     трансляция Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  рәсми сайтының  баш  битендә  алып барылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International