Мөслим районында роботлаштырылган сөтчелек комплексын төзүгә беренче ташны салдылар

2019 елның 26 октябре, шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Мөслим районында эш сәфәре  белән  булды.  

Биредә Марат Җәббаров район башлыгы    Рамил  Муллин белән  бергә    АО «ПК «Агромастер» ПК” АҖенең, промышленного парка ООО «Август-Мөслим» ҖЧҖ агросәнәгать комплексының эше  белән  танышты, Шангараев  Д.М. КФХсының кошчылык    комплексында  булды. 

Аннары  вице-премьер “Август-Мөслим” ҖЧҖенең төрлекчелек  комплексын  төзүгә  беренче  ташны салу  тантанасында  катнашты.    Компания Татарстанда  2400 баш  савым  сыеры өчен  яңа  «кросс-вентиляция» технологиясе  белән  роботлаштырылган  сөтчелек  комплексын  төзи  башлады.   Төзелешнең  беренче  чираты  1200 башка исәпләнгән, аны  файдалануга  кертү  2020  елның   III кварталына планлаштырыла,    инвестиция күләме  1 млрд. 100 млн. сум  тәшкил  итәчәк.    «Киләсе  елның  көзендә  Минзәлә районында да  шундый  ук  сөтчелек  комплексын төзү  башланачак», - диделәр   компаниядә. 

Марат Җәббаров компаниягә  төзелешне  уңышлы  тәмамлау буенча үзенең  теләкләрен   җиткерде.    «Сөтчелек  комплексын  ачу  районда  терлекчелек  күрсәткечләре  һәм сөт  җитештерү  үсеше  өчен   этәргеч  булачак», - диде  министр. Чара  азагында  ул  шулай  ук  Мөслим районының  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  белән  аралашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International