Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар алуга өстәмә конкурс игълан итә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  өчен   өстәмә  конкурс  уздыру  турында  игълан итә. 

 Грантның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын  исәпкә  алып,  Министрлык  тарафыннан  билгеләнә.    Эре  мөгезле  терлекләр үрчетү өчен  грантның  иң  чик  күләме, өстәлгән бәягә салымны (НДС)  исәпкә  алмыйча,  бер  хуҗалыкка   30 млн сумнан һәм чыгымнарның  60%ыннан артык була  алмый. Башка төр  авыл  хуҗалыгы хайваннарын, кош-кортлар  һәм  балыклар  үрчетү  һәм тоту  өчен  -   20 млн сумнан  күбрәк  була  алмый. 

Заявкалар  һәм   документлар   2019 елның  23 октябреннән  21  ноябренә  кадәр Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре  тарафыннан  түбәндәге  адрес буенча  кабул  ителә:   420014,  Татарстан  Республикасы, Казан шәһәре,    Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә  кадәр башкарыла. 

Грантлар бирү  тәртибе  һәм  документлар  формалары  турындагы мәгълүматны     сылтама буенча  кереп  карарга  мөмкин.            

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International