Марат Җәббаров кырларны паспортлаштыру һәм авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров “Татарстан  Республикасының цифрлы  моделе” проектын гамәлгә ашыру  буенча   эшче  киңәшмә  уздырды.  

Фикер алышуда  Татарстан  Республикасының мәгълүмати технологияләр  үзәге ДУП, “Россия  авыл  хуҗалыгы    үзәге”  ФДБУенең Татарстан  Республикасы идарәсе,   «Республиканың мәгълүмати-исәпләү үзәге”  АҖ,  «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр  буенча  агросәнәгать үзәге»,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе һәм «Иннополис» университеты  вәкилләре  катнашты.   

Искәртеп  узабыз, Татарстанда  авыл  хуҗалыгына  цифрлы  идарә  итүнең  функциональ  структурсы  белән  Республика агросәнәгать комплексының бердәм  мәгълүмат системасы  (ГИС) гамәлгә ашырыла.    Проект авыл  хуҗалыгы  җитештерүен нәтиҗәле  файдалану,  планлаштыру һәм  аның  этапларын  контрольдә  тоту,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләргә күзәтчелек  итү  һәм аларны  мониторинглау   өчен  билгеләнгән.  

Фикер алышу  барышында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөрүлекләрдән нәтиҗәлерәк  файдалану кирәклегенә  басым  ясады.  Шул  максаттан  авыл  хуҗалыгы  җирләрен  паспортлаштыру һәм аларның әйләнешен  анализлау буенча  киң күләмле  эш  башкарыла.    

«Иннополис» университеты  белгечләре   барлык  башкарылган  эшләрне һәм  Татарстан  Республикасы АПКсының ГИС системасының  функциональ  мөмскинлекләрен күрсәттеләр.   

“Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУенең Татарстан  Республикасы идарәсе  филиалы  җитәкчесе  урынбасары   Рәфис Хәбибуллин Татарстан  Республикасы АПКсының  ГИСында  гамәлгә ашырылырга  тиешле    яңа  эшләнгән сервислар  турында  сөйләде.  

Шундый  системаларның  берсе  – «АгроСемЭксперт» мәгълүмат   платформасы,  ул  районда  һәм тулаем  республикада  тәүлек  буена  орлыкларның  сыйфаты турында  белешмәләр алырга,  кирәкле  орлыклар  эзләп табуны   һәм  сатучылар  белән  элемтәгә керүне  җиңеләйтергә,  шулай  ук орлыкларны саклауга  салуны һәм  орлык  фондын  тикшереп  торырга   мөмкинлек   бирә.    «Программдан  республика агрономнарының   15%ы  диярлек  файдалана», - дип  өстәде  Рәфис Хәбибуллин.

Марат Җәббаров, бәян  ителгән   материалны  анализлап,  авыл  хуҗалыгына  нәтиҗәле  идарә  итү  өчен тулы  ачыклык һәм заманча  инструментларны  гамәлгә кертү  буенча  системалы  эш  кирәк,  дип йомгак ясады.  

Киңәшмә йомгаклары  буенча, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  арасында  «АгроСемЭксперт» программасын  гамәлгә кертү  методикасын һәм Татарстан  Республикасы АПКсының ГИСы  белән  эшләү  этапларын  билгеләү  турында  карар  кабул  ителде.  

Белешмә  өчен:

Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының геомәгълүмат   системасы Татарстан агросәнәгать комплексы эшенеең  нәтиҗәлелеген  арттыру,  авыл  хуҗалыгы тармакларын   мониторинглау,  комплекслы  бәяләү,  аларның  үсешен  анализлау,  шулай  ук  муниципаль һәм төбәк  дәрәҗәләрендә  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  оператив  рәвештә  идарәчел  карарлар кабул  итү  өчен  мәгълүмат  әзерләү    максатларында  төзелде.  Мәгълүмат ресурсы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре, Министрлыкның 43 райондагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  тарафыннан  актив  кулланыла  һәм  бүгенге  көндә  ул   «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Инженер-техник тәэмин  итү» кебек  тармак  блокларын  үз  эченә  ала. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International