Тукай районыннан фермерлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кече ферма ачтылар

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торып,  туган  авылында  яраткан  эше  белән  шөгыльләнә торган  кешеләр,  фермерлар һәм  яшь эшкуарлар  күп.   Шундыйларның  берсе  – Тукай  районыннан  Вәлиевлар гаиләсе.    2019 елда  алар  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  кече  фермаларны  үстерүгә  200 мең  сум  күләмендә  грант алдылар.  

Башта  алар  сыерларны  үзләре  өчен генә  тоталар  иде.    2018 елда  иске ферманы  яңарталар.  Бүген  алар хуҗалыгында  12 баш  эре  мөгезле  терлек  бар, шулардан    2  – савым сыеры.

«Алдагы  5  елда  терлекләр  санын   20 башка җиткерергә уйлыйбыз.  Кыш җиткәнче  берничә  нәселле  бозау  алырга  телибез,  хәзер  тагын  өч бозау  үсеп килә», – дип сөйли  яшь эшкуар    Рамил  Вәлиев.

Хуҗалыкта  зур  сарай  бар.  Агач корылмада  6 баш хайванны - иректә һәм 9  башны  бәйдә  тотарга  мөмкин.  Грант акчаларына  бинаның  түбәсен ябалар  һәм  идәнне бетонлыйлар.    Йорт артында  бик  зур  булмаган  болынлык та  бар.    Сыерлар  саф  һавада  йөриләр.  

Рамилнең  хатыны   Альбина сыерларны   аппарат  белән  сава.  «Көнгә уртача    30 литр сөт чыга.  Сөттән  каймак,  эремчек һәм сөт өсте  ясыйбыз.     Сөтне    шәхси  эшкуарларга тапшырабыз,  ә  сөт  продуктларын  күбрәк  авыл  кешеләре  сатып ала», – дип  сөйли  Альбина.

Хуҗалыкның   25 гектар  җире  бар.  Аның  15 гектарында   бөртекле  культуралар чәчелгән, калган  10ында – азык  культуралары.  Җирне    МТЗ  тракторы  белән  эшкәртәләр. 

«Фермерлык  эшенә  хәзер  район җитәкчелеге  ягыннан  да,  хөкүмәт тарафыннан  да    шактый  зур  игътибар бирелә.  Моны  мин  үземнән  чыгым әйтәм.  Дәүләт  ярдәме    –  алга  баруга  стимул  ул», – дип  сөйли  Рамил.

Шуны  әйтергә кирәк,  2019 ел  Тукай  районында шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итү  елы  дип игълан  ителгән  иде.  Районда  дәүләт  субсидияләрен  алуда   фермерларга ярдәм  итү  комиссиясе эшли башлады.   Ул авыл  эшкуарларына  тиешле  документлар  тутырырга  ярдәм  итә һәм,  беренче чиратта,  аларга   юридик  ярдәм  күрсәтә.  Шулай  итеп,   14 гаилә    4 миллион 400 мең сум  күләмендә дәүләт  субсидияләре  алдылар һәм тагын  4  гаилә   1 миллион 400 мең  сум  күләмендә субсидия  алырга  әзерләнә.     14 кече  ферма  төзелде. Хәзер   2020 елга  гаризалар кабул  ителә.   Кече  фермалар  төзүдә  катнашырга  теләүчеләргә районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк,  адресы:   Чаллы  шәһәре, М.Җәлил проспекты,  46 йорт, тел.: (8-8552) 70-11-88.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International