Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан» ДТРК белән берлектә «Хезмәт кешесенә дан» конкурсына йомгаклар ясады

2019 елның 11 октябре, җомга

11 октябрьдә   яшь  комбайнчылар арасында  «Хезмәт кешесенә дан»  унберенче республика  телевизион  конкурсына йомгаклар  ясалды, аның  финалы  Татарстанның  Алексеевск районында узды.  Конкурс Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК тарафыннан  оештырылды.     

Кичә 15 иң яхшы  яшь комбайнчы  Алексеевск аграр көллияте  базасында   теоретик  һәм практик  яктан  үз  осталыкларын  күрсәттеләр.   Барлык  турлар  йомгаклары  буенча   жюри   «Алексеевский» халык  предприятиесенең  яшь комбайнчысы   Петр Зайцевны  җиңүче  дип  таныды.   Бу аның өчен    өченче  сынау иде,  һәм ул  җиңү  белән  тәмамланды.  

Нәкъ  менә  11  ел  элек  яшь комбайнчыларның  әлеге  конкурсы      Алексеевский районында башланган  иде.      Петр бу  конкурста  җиңү  яулау  өчен  аңа  үзенең туплаган  тәҗрибәсе  һәм белеме  ярдәм  иткәне турында  әйтте.   Яшь комбайнчы,  быел    Университетны  тәмамлап,  армиягә  китәргә  планлаштыра.     Конкурста  икенче  урынны   Арча  районыннан  Илшат Нәфыйков алды,  өченче  урында  - Зәй  районыннан   Рөстәм Мөхәммәтдинов.

«Акциянең  төп  бурычы - авылда  яшьләр арасында  эшче  белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс  барышында  «Россия-1» һәм «Россия-24»  телеканалларында   яшь комбайнчыларның 2019 елгы  уракны  ничек  алып  барулары турында    сюжетлар  сериясе  чыгып барды», - дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән, мәгариф һәм  инновацион технологияләр  бүлеге  башлыгы    Наил  Хәмидуллин.

Яшь комбайнчыларның  кырдагы  эшләрен  һәм  конкурсның  финалын  «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында    «Агробизнес» программасы  чыгарылышларында  карарга  мөмкин,  аның  авторы  һәм алып  баручысы   Дмитрий Второв,   http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International