Зеленодольск районы фермерлары халыкны үзләре өчен бәрәңге җыярга чакыра

2019 елның 4 октябре, җомга

Көз муллыгыннан  кыш  өчен  бәрәңге һәм башка  продуктлар  әзерләп  калдырырга  хәле  булмаган  кешеләр  дә  бар.  Зеленодольск районыннан КФХ башлыклары    Борис Комиссаров һәм   Сергей Положенцев шундый  мохтаҗларга быел  «Овощевод» ҖЧҖ территориясендә  үзләре  үстергән  бәрәңге  белән  ярдәм  итәргә  теләк  бедерделәр.  Алар  сигез  гектар  җирдә  кешеләрнең  үзләре  өчен бәрәңге  җыю  мөмкинлеге  һәм  моның  өчен  кирәкле  техника  да  бирделәр.  

 Аренда өчен  кырны   «Овощевод» ҖЧҖ директоры Илшат Сабирҗанов  бирде, аның  урынбасары  Рамил Әбделмәнов һәм  агроном Сергей Малов  бәрәңге  үстерүдә  ярдәм  иттеләр.

Бу  акциягә  яшьләр    инициатив   төркеме  дә  кушылды.  29 сентябрьдә     Зеленодольск районы советы каршындагы  Яшьләр   парламентыннан егетләр-кызлар,  15 нче  мәктәпнең  өлкән  сыйныф  укучылары,  ЗМК, КФУ  студентлары җәмәгатьчелек белән  бергә  бәрәңге  җыю һәм аннары  аны  мохтаҗларга  тарату    нияте белән   кырга  килделәр.   Якшәмбе  көнне   һава  торышы  да  сөендерде. Яшьләрнең  вакыты  бик  күңелле  һәм нәтиҗәле узды.   Алар  1,5 тонна  бәрәңге   җыйдылар.   Бушлай  бәрәңгене  беренче  чиратта   өйдә  социаль хезмәт  күрсәтелә, начар хәрәкәтләнә һәм аз керемле  кешеләргә  таратылды.    

Мондый  күчтәнәчне  алган  гаиләләр кайгыртучанлык күрсәтүләре  һәм  ярдәм  өчен  рәхмәт белдерделәр.

“Гомумән алганда,  бәрәңге  җыярга  барлык  кешене  дә,  үзләренең  бәрәңге уңышы  начар булганнарны  да    чакырдык, -  диләр фермерлар. – Алар  “икенче икмәкне” үзләре  өчен  җыйдылар.   Без  бу  кырны, хәлле-хәлсезгә карамастан,  бәрәңге  кирәк  булган  бар  кешегә  тапшырдык. Теләүчеләр  килеп  җыя  алалар.  Иң  мөһиме,  салкыннар  башланганчы  җыеп бетерергә   кирәк».

Зеленодольск районы  фермерлары бу  якшәмбедә дә,  6  октябрьдә, теләүчеләрне  үзләре  өчен  бәрәңге  җыярга  чакыра.    Җыелу урыны: Зеленодольск  шәһәренә кергәндәге стелла  янында  10.00  сәгатьтә. Бәрәңгене  трактор  чыгара, ә кирәк  әйберләрне – чиләк һәм капчыкларны  үзегез  белән  алып  килегез.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International