Аксубай районыннан кыр хәбәрләре: игенчеләр хәзер, һәр сәгатьнең кадерен белеп, чөгендер җыялар

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда  бар  куәткә  көнбагыш, кукуруз, шикәр  чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр  һәм  рапс җыялар.  Быел  шикәр  чөгендере  уңышы  белән  аерылып  тора,  кайбер  районнарда  гектардан     520 центнерга  кадәр  татлы  тамыр  алалар.  Бу  югары  табышлы  культураны  үстерүчеләр  арасында  Аксубай  районы  да  бар.  

Аның  «Аксу Агро» ҖЧҖ  кырларында  хәзер  нәкъ  менә  шикәр  чөгендере  җыю  буенча  кызу  эш  бара. Механикалаштырылган  звено  ике  сменада  эшли.      Чөгендерне  өч комбайн  чыгара.  Аларда  хуҗалыкның  иң  яхшы  механизаторлары    Анатолий Ильгузин, Алексей Кудряшов (Иң яхшы  комбайнчы – 2018 конкурсы  призеры), Ирек Мостафин, Рәис Гыйззәтуллин, Алексей Пайдаркин (Иң яхшы  комбайнчы – 2018 конкурсы  призеры) һәм   Александр Крайнов эшлиләр.

Көзге  көннәр  чәгендерчеләргә  бик  иркенләп  эшләргә   бирми, әз генә  яңгыр  сибәләп  китсә дә,  техникага  авырлык  килә.    Шулай  булса да,  эш  дәвам  итә,  механизаторлар  буш  торырга  күнекмәгән.  Коры  көндә  механикалаштырылган  звено     75 гектарга  кадәр  чөгендер  казып  ала.  

«Нинди генә  кыенлыклар  килеп  чыкса да,  шикәр  чөгендерен  алу  график буенча  бара, – дип  сөйли  бүлекчә  идарәчесе    Мәүлет Сәрвәртдинов. –Механизаторлар,  һәр  сәгатьнең  кадерен белеп,   бар  куәткә  эшлиләр».

Казып  алынган  чөгендер  шунда  ук  шикәр  заводына  озатыла.   Көн саен  кырыклап  рейс  җибәрелә.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  мәгълүматы  буенча,   Аксубай  районында  3 октябрьгә  1305 га мәйданда  шикәр  чөгендере  чыгарылган,  бу   барлык  мәйданның   43,1%ын  тәшкил  итә,    бүгенгә  барысы   52,2 мең тонна  чөгендер алынган, уртача  уңдырышлылык  -   400 ц/га.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International