Рөстәм Миңнеханов Марат Җәббаровны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп куйды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Марат Азат улы  Җәббаров Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  итеп  билгеләнеп куелды. Тиешле  указга  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  кул  куйды.   

Бүгенге  көнгә  кадәр  Татарстан  Республикасы вице-премьеры – Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфасын  биләгән Марат  Әхмәтов, алтынчы  чакырылыш  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  булып  сайлануга  бәйле  рәвештә,  Рөстәм Миңнеханов указы  белән  вазыйфасыннан  азат  ителде.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International