Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын һәм кунакларын 15 сентябрьдә виноград күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәне «Казанская лоза» виноградчылар клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра.
Чара 2009елдан башлап ел саен үткәрелә, анда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән һәвәскәр бакчачылар һәм виноград үстерүчеләр җыела.
Күргәзмә ярминкә кысаларында бакча культуралары һәм виноград үстерү, аларны карау буенча киңәшләр алырга, шулай ук продукциядән авыз итәргә һәм үсентеләр сатып алырга мөмкин булачак.
Күргәзмә үз эшен 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлыячак: Казан шәһәре, Рауис Гареев ур., 79 йорт, 1 нче корпус (Ферма 2).Керү ирекле.