Татарстан игенчеләре 4 млн. тоннадан артык ашлык җыйдылар, республиканың 33 районында урып-җыю эшләре дәвам итә

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

 Республикада  бөртекле  культуралар    1 млн 345,9 мең гектардан  артык  мәйданда  суктырылды,  бу   барлык  урып-җыю  мәйданының   95%ын  тәшкил  итә.  Республикадла     тулаем ашлык  җыемы    4 млн тоннадан  артып  китте. 

«Министрлыкның  оператив  белешмәләре  буенча  бүгенге  көнгә                   4 млн 35,3 мең  тонна  ашлык  җыелган. Бер гектардан  уртача  уңыш   30 центнер  тәшкил  итә,  бу  узган  елның  шушы  датасына  караганда    4 центнерга  күбрәк», – дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков.

Ул  билгеләп  үткәнчә,  республиканың  10  муниципаль районында   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  җыю  төгәлләнгән, ә калган   33 районда  бу  культураларны  җыю  дәвам  итә.  

«Бу  көнгә  иң күп ашлык  Тәтеш  районында җыелган   – 160,6 мең тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында  Буа  районы – 160,2 мең тонна, өченче  урында   Арча  районы – 158 мең  тонна», – дип  хәбәр  итте  агентлык  әңгәмәдәше.  

Ул  шулай  ук  уртача уңдырышлылык  буенча  Зәй  районының  лидер  булуын  билгеләп  үтте,  анда  һәр гектардан    40,1 центнер  ашлык  алынган. Лидерлар  рәтендә  шулай  ук    Тукай районы – 39,6 ц/га, Мамадыш   районында  – 39,5 ц/га, Актаныш районында – 39 ц/га, Минзәлә  районында  – 38,1 ц/га, Тәтеш  районында  – 37,2 ц/га.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча  республикада  бүгенгә  рапс   12 мең  гектарда  суктырылган, бу  фараздан   11,4% тәшкил  итә.  Бу  май  орлыгы     13,4 мең тонна  җыелган,  уртача  уңыш   - 11,2 ц/га. Шикәр  чөгендере     8,1 мең  гектарда  чыгарылган (фаразга  карата  12,5%).  Ул  352,8 мең  тонна җыелган, уртача  уңыш   – 437,4 ц/га.

Республика районнарында башка  сезонлы  эшләр  дә  дәвам   итә. Аерым  алганда,  көзге  культуралар  467,7 мең  га (фаразга  карата 86%)  мәйданда  чәчелгән, туфрак   644,9 мең  га  (30%) эшкәртелгән, дип  билгеләп  үтте   Ирек Садыйков. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International