Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Шимбә көнне, 14 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары Николай Титов  рәислегендә  9 сентябрьдә  узган  киңәшмә дә  ярминкәләр  уздыруның  оештыру  мәсьәләләрен  хәл  итүгә  багышланды.    

Киңәшмә  кысаларында,  ярминкәләрнең  14  сентябрьдә башланып,  Яңа  елга  кадәр  атна  саен  уздырылуы  турында  игълан ителде.   Шәһәр халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     итне, казылык  продукциясен,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясен  кулай  бәяләрдән  сатып  ала алалар.    

Искәртеп  узабыз, халык  үтенече  буенча  “Салават күпере” торак  комплексы   янындагы  "Радужный" сәүдә  үзәге  территориясендә  яңа  ярминкә  мәйданчыгы  оештырылды.  Калган авыл  хуҗалыгы ярминкәләре  мәйданчыкларының  урыннары   шәһәр халкына яхшы  билгеле, аларның  урыннары  элеккегечә  кала

Ярминкәләр  түбәндәгечә  элеккеге адреслары  буенча  уза: 

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

 – Киров районында: Кызыл Кокшай  ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршындагы территориядә)  һәм Батыршин ур., 20;

– Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

– Идел буе районында: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);  

 Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында: “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган  сигез мәйданчыкта  оештырыла:   Беломорский  һәм  Гудованцев урамнары  киселешендә,   Дементьев ур., 7,   Ильич ур., 1, корп.1 (Юдино),   Ш.Усманов ур., 1,   Академик  Лаврентьев ур., 10,   Ю.Фучик ур., 72,   Зәкиев ур., 12,   Ломжа  һәм  Ю.Фучик урамнары  киселешендә.

“Авыл  хуҗалыгы ярминкәләре   - фермерларга  һәм халыкка  ярдәм  итү  өчен  бик  мөһим чара,  чөнки    фермерлар  үзләре  җитештергән  продукцияне сата  алалар, ә халыкның   аларны  кулай  бәяләрдән сатып  алу  мөмкинлеге  бар, - дип  билгеләп  үтте   Николай Титов, - шуңа  күрә  без  бу  эшне  дәвам  итәчәкбез».

Николай Титов планлаштырылган  ярмикәләр  турында  халыкка  мөмкин кадәр  күбрәк  мәгълүмат  бирергә  кирәклеген  билгеләп  үтте,  шуңа  күрә   11 сентябрьдә    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында   авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә  багышланган  матбугат конференциясе  узачак, анда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,    Россельхознадзорның  Татарстан  Республикасы буенча  Идарәсе,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе, Казан  шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре  булачак.   Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен актив  катнашырга һәм кызыксындырган  сорауларны  бирергә  чакырабыз.    

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү   электрон  почта  аша  уза: pr@tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International