Марат Әхмәтов: КазДАУ һәм Н.Э. Бауман ис. КДВМА – аграр секторны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүче локомотивлар алар

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Буген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  аграр  югары  уку йортлары  студентларын  яңа  уку  елы  башлану  белән  белән  котлады.    

Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария  медицинасы академиясендә тантаналы  линейканы  ачып,  Марат  Әхмәтов югары  уку йортында  узган  үзенең  студент елларын  искә  төшерде  һәм  уку йортының  динамикалы  үсешен, академиянең  студентлар өчен  хәтта  чит  илләрдә  стажировка  узуга  кадәр    мөмкинлекләр   ачуын,  шулай  ук  хезмәт базарында  уку йортын  тәмамлап  чыгучы белгечләргә  ихтыяҗ  булуын   билгеләп  үтте.  «Җитештерүне автоматлаштыру елдан-ел  арта,  әмма  ветеринарларның  кайгыртучан һәм ышанычлы  куллары һәрвакыттагыча   югары  бәяләнә», - дип  өстәде  министр.

Казан  дәүләт  аграр университеты  студентларын  Белем  көне  белән котлап,  Марат  Әхмәтов:   «Татарстанда  ике  авыл  хуҗалыгы  югары  уку йорты    -   Казан аграр университеты  һәм  Ветеринария   академиясе  - алар аграр  секторны  югары  квалификацияле  кадрлар, фән һәм   инновацияләр белән  белән  тәэмин  итүче   ике  локомотив», - диде.

Беренче  курска килүчеләргә  мөрәҗәгать  итеп,   вице-премьер, Казан  бик  матур һәм үзенә  җәлеп  итә  торган  шәһәр,  әмма  уку йортын  тәмамлаучыларның  күбесен  республикабызның  авыл  хуҗалыгы көтә,  диде.     Ул, икмәк  үстерү   – бик  кирәкле  һәм мактаулы бурыч, игелекле хезмәт, Казан  дәүләт  аграр  университетына  укырга  килеп,  сез  республикабыз  һәм илебез  муллыгын, аның иминлеген  арттыру өчен   үзегезгә   лаеклы  юл  сайлагансыз,  дип ассызыклады. 

Тантаналы  линейка азагында Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  исеменнән  студентларга  һәм югары  уку йортлары  мөгаллимнәренә    Мактаулы  грамоталар һәм Рәхмәт  хатлары  тапшырды.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International