Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда урып-җыю эшләренең барышы һәм көзге чәчү эшләре турында сөйләде һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, республикада бөртекле культуралар җыю дәвам итә. Бүгенгә 880 мең гктарга якын (62%) мәйданда ашлык суктырылган, 2,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш – 30,5 ц/га. Тәүлек эчендә 140 меңнән тоннадан артык ашлык суктырыла. Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел 4,5 млн тонналап ашлык җыю фаразлана.
«Быел бөртекле ашлыктан гына түгел, ә шикәр чөгендереннән, бәрәңге һәм кукруздан да яхшы уңыш көтелә. Көзге культуралар уңышы кайбер кырлардан 70 центнерга кадәр җитә, мәс., Минзәләр районында “Минзәлә таңнары” ҖЧҖендә, Калмурзино ҖЧҖендә, Балык Бистәсе районының “Логос” ҖЧҖендә, Мамадыш районының “Продпрограмма” ҖЧҖендә», - диде Марат Әхмәтов.
«Соңгы ике атнада эш бик нәтиҗәле булды. Бүген куәтле комбайн тәүлеккә 100 – 150 тонна ашлык суктыра. Алда әле тагын 600 мең гектар мәйданда ашлык суктырасы бар, бу - күбрәк арпа һәм 500 мең гектарлап сабан бодае. Болар сентябрьнең икенче яртысында төгәлләнер дип көтелә. Орлык кукурузын да сентябрьнең икенче яртысында җыю планлаштырыла. Аннна соңрак көнбагыш җыелачак. Быел рапс һәм көнбагыш уңышы 500 мең тонна чамасы булыр дип фаразлана», – дип, йомгак ясады министр.
Журналистларның җайсыз һав шартларына каршы тору ысуллары турындагы сорауларына җавап итеп, Марат Әхмәтов туфракны тирәнтен эшкәртүнең һәм җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«2019 ел уңышы өчен 162,мең тонна яисә бер гектарга 56,8 кг ашлама тупланды (2018 елда – бер гектарга 51,9 кг). Бер гектарга 100 кг минераль ашлама кертү Татарстан өчен законга әверелергә тиеш. Шул чакта без корылыкка каршы тора алачакбыз һәм, һава шартларына карамастан, мул уңыш җыя алачакбыз», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов һәм үрнәк итеп, Чүпрәле районының “Чынлы” “Цильна” ҖЧҖен китерде, анда бер гектардан 50,8 центнер уңыш җыелган.
Матбугат вәкилләрен шулай ук яңа уңыш ашлыгына бәяләр һәм агроиминләштерүнең нәтиҗәлелеге дә кызыксындырды. Марат Әхмәтов аграрчыларга ашлыкны сату белән ашыкмаска һәм базар бәяләренең тотрыклануын көтәргә тәкъдим итте, шулай ук дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү куәтенең артуын билгеләп үтте, Татарстанда 180 мең га (6,3%) сабан культуралары иминләштерелгән, диде ул.
Журналистлар белән очрашу азагында Марат Әхмәтов бу елның сентябрендә гадәттәге социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы яринкәләренең эшли башлавы турында әйтте, аларда фермерларга - үзләре җитештергән продукцияне сату һәм сатып алучыларга аларны кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге булачак.