Татарстан игенчеләре 2019 елгы бөртекле культуралар уңышының беренче 1 миллион тоннасын җыйдылар

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстанда  урып-җыю кампаниясе башыннан  бирле  яңа  уңышның  беренче  бер  миллион тонна  асын  җыйдылар.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләренә караганда,   16 августка   республика  буенча бөрткле  һәм кузаклы  культуралар    336,3 мең га мәйданда  суктырылган,  бу  барлык  авыл  хуҗалыгы культуралары  мәйданының    23,7%ын  тәшкил  итә. 

«Республикада  бүгенге  иртәгә   1 млн 69,7 мең  тонна  бөртекле ашлык  җыелды,  уңдырышлылык  -    31,8 ц/га», – дип сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов. Суктырылган  ашлык  күләме  буенча иң алдынгы   -    Зәй районы – 71,8 мең  тонна. Икенче  урында  -  Сарман  районы -  52,6 мең  тонна, өченче   -  Азнакай районы  -  49,2 мең  тонна,  дип төгәлләштерде  министр  урынбасары.

  Илдус  Габдрахманов, җайсыз  һава торышы  шартларына да  карамастан,   июль азагында һәм  август башында  урып-җыю эшләре әкренләп  көйләнә  башлады,  дип билгеләп  үтте.   Дүрт районда  икмәк  мәйданның  өчтән бер  өлешендә  җыелган. Мәсәлән, Әлки  районында     14,6 мең  га (43,6%) суктырылган,     Зәй районында –  15,1 мең  га (39,8%),   Нурлат  районында  –   12,6 мең  га (39,2%),   Зеленодольск районында  –  4,6 мең  га (34,8%).

«Иң югары  уңдырышлылык  Зәй  районында   – бүгенгә   47,5 ц/га  тәшкил  итә.  Шулай  ук бу  күрсәткеч буенча  әйдәп  баручылар арасында      Минзәлә,  Тукай, Мамадыш, Тәтеш һәм Сарман районнары  бар, аларда  уңдырышлылык  -  бер гектардан    40 центнер», – диде   Илдус Габдрахманов.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүмат  буенча,  узган  елның  шушы  датасына  республикада  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар    729,6 мең  га мәйданда    2 млн 3,6 мең  тонна   җыелган иде,  уңдырышлылык  -   27,5 ц/га.   2018 елда  Татарстанда  бөртеклеләр  буенча  тулаем җыем     3,6 млн тоннадан  артыграк  булган  иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International