15 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Лаеш районында “Кәүсәр” ит эшкәртү комплексының эшчәнлеге белән танышты.
Ит эшкәртү мәйданчыгын ачу “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы агрологистик комплексының инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтте. Җитештерелә торган продукциянең ассортиментында казылык, сосискалар, паштетлар, үрдәк итеннән ысланган һәм каклаган продукция бар. җитештерү “Хәләл” стандартлар буенча эшли. Мәйданчыкта 40 эш урыны оештырлган.
Җитештерү линияләрен карау барышында Рөстәм Миңнехановка “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы агрологистик проектында ит эшкәртү, терлек сую, логистик үзәк, продукция саклау өчен складлар булдыру каралган булуы турында әйттеләр. Айга 300 тонна казылык җитештерү, тәүлеккә 6 мең баш кош-корт сую, шулай ук туңдырылган һәм суытылган 1000 тонна продукция саклау урыны булдыру планлаштырыла. Әлеег проектка гомуми инвестицияләр кертү күләме 300 млн сум каралган.
Кунаклар соңыннан комплекс территориясендә оештырылган Лаеш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Белешмә өчен:
“Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар (сәүдә) кооперативы үз проектын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыра. 2018 елда предприятие Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кош итен эшкәртү буенча җайланмалар сатып алу өчен 30 000 000 (утыз миллион) сум күләмендә грант алды.