Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы: барлыкка килгән вәзгыять умарталыкларны паспортлаштырырга һәм умартачылар реестрын булдырырга кирәклеген күрсәтте

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов Россия  Федерациясе  авыл хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары  Джамбулат  Хатуов рәислегендә  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  анда  агымдагы  елда  төбәкләрдә  умартачылык  буенча  барлыкка килгән вәзгыять  каралды.      Чарада  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары    Нәҗип Хаҗипов һәм Илдус Габдрахманов,   "Татарстан  Республикасының  Аквакультура  һәм умартачылык идарәсе" ДБУ директоры  Фәиз Динмөхәммәтов һәм башка җаваплы  затлар  ктнашты. 

Россия  Федерациясе  субъектларыннан, «Умартачылык буенча  федераль фәнни үзәк» ФДБФУеннән, Россия Илкүләм  умартачылар  берлегеннән,  Умартачыларның  һәм  умартачылык  продуктларын  эшкәртүчеләрнең  илкүләм   ассоциациясеннән, Умартачыларның һәм  умартачылык  оешмаларының «Умартачылык» берлегеннән алынган    мәгълүмат буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы   илнең    25 төбәгендә   39,6 мең умарта  оясы һәлак  булганы  турында  хәбәр итте, бу  Россия  Федерациясендә аларның  гомуми  саныннан (3,09 млн умарта  оясы)  1,3% тәшкил  итә.     

«Умартачылык буенча  федераль фәнни үзәк» ФДБФУ  белешмәләре  буенча,  әлеге вәзгыять  түбәндәге  сәбәпләр  аркасында  барлыкка килгән булырга  мөмкин:  

1. Язның  иртә  килүе  һәм һава температурасының  югары  торуы  корткычларның  артуына,  шулай  ук  аларның  берничә  төр  генерациясенә  китерде.   Элеккеге  шул ук матдәләрдән   торучы  инсектицидлар  куллану  аларның  һәр буын  чыгарылышында  каршы  тора  алу  сәләтен    барлыкка китерде,  нәтиҗәдә,  үсемлекләррне  саклап калу  максатында     бал  кортлары  өчен  куркынычрак булган  башка  инсектицидлар  кулланырга  туры  килде.  

2.   1989 елның  14 июнендәге «Умарталарны пестицидлар  белән  агулаудан  профилактикалау инструкциясе»н, СанПиНа 1.2.2584-10 бозу;    Пестицидларны һәм  агрохимикатларны  сынау,  саклау, күчерү,  сату,  куллану,  зарарсызландыру һәм  юк  итү процесслары иминлегенә  карата  гигиеник   таләпләрне бозу.  Көндезге  вакытта  авыл  хуҗалыгы  культураларын  эшкәртүне уздыру турында,  аерым очракларда    авиация   техникасы  кулланып, умартачыларга  алдан  хәбәр  итмәү. 

Киңәшмә  кысаларында  кырларны  үсемлекләрне  яклау  чаралары  белән эшкәртү аркасында умарталарның  һәлак булуын булдырмас өчен  чаралар комплексы  турында  фикер алыштылар.     

"Бу вәзгыятьне  драмалаштырудан  мәгънә  юк. Әмма  барлыкка килгән вәзгыять умарталыкларны  паспортлаштырырга һәм  умартачылар реестрын  булдырырга  кирәклеген  күрсәтте. Бу  аграрчылар  тарафыннан умартачыларга кырларда  үсемлекләрне  яклау  чараларын куллануга  әзерләнү  турында  хәбәр итүне сыйфатлырак  итәргә    ярдәм  итәчәк", - диде  Хатуов.

Киңәшмә  барышында  умарталыклары  күбрәк  зыян күргән төбәкләр  вәкилләрен  тыңладылар.    Курск, Тула, Липецк, Рязань һәм Владимир  өлкәләреннән, Удмуртия һәм Мари Эл республикаларыннан, Орел  өлкәсеннән вәкилләр  барлыкка килгән хәлләрнең  сәбәпләре турында  сөйләделәр, аларга  ясалган  анализ һәм күрелгән  чаралар  турында  әйттеләр.    

Джамбулат Хатуов сүзләренә караганда,  тәгаенләнгән бәяләү  һәм  анализ  турында    вице-премьер  Алексей Гордеевка хәбәр ителәчәк.   Тагын  шул хакта  әйтелде, 5 августта Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев  рәислегендә илдәге  умартачылыкны үстерүгә  багышланган  киңәшмә узачак, анда профильле  ведомстволар һәм кызыксынучы  иҗтимагый  оешмалар  вәкилләре  катнашачак.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International