Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге кыр эшләрен оештыру буенча зона семинарларын үткәрде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

 2019 елның  23 июленнән   30 июленә  кадәр  Татарстанның  муниципаль районнарында  урып-җыю эшләрен оештыру, көзге  культуралар чәчү,  туфракны  төп  эшкәртү һәм орлык  салу  мәсьәләләре  буенча     зона   семинарлары  узды.  

Семинарларда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары    Илдус Габдрахманов һәм  Тәлгать Галимҗанов, районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары,    механикалаштыру  буенча     консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  белгечләре,   “Татарстанның  элиталы  орлыклары”  ассоциациясе вәкилләре,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары һәм крестьян - фермер хуҗалыклары җитәкчеләре  агрономнар  катнашты.    

Семинарлар  Тәтеш,  Чистай,  Актаныш, Арча, Кукмара  районнарында узды,  чарада  катнашучылар   конкурслы  сорт сынау  нәтиҗәләре  белән,     2019 елгы  уңышны  урып-җыю эшләрен башкару  тактикасы,  туфракны  иөп эшкәртү алымнары  һ.б.лар белән  таныштылар.  

Көзге  культураларны  чәчүгә,  республика  шартларында  биологик  үзенчәлекләре  буенча аеруча  продуктив  булганга  күрә,  аерым  игътибар  бирелде.

Шулай  ук  республика хәтәр игенчелек  зонасына  керү  сәбәпле,  агроиминләштерүнең  мөһимлеге  дә  игътибар үзгендә  булды.     Семинарда  катнашучылар агроиминләштерү өлкәсендәге  законнардагы  үзгәрешләр  белән  таныштылар.  

 Семинар  барышында  туфракны  көзге  эшкәртү мәсьәләләре  каралды, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә   көзге  һәм язгы  дымны  саклап калу  өчен  җирне  тирәнрәк  сөрергә  тәкъдим  ителде, чөнки  туфрактагы  дым  запасы  авыл  хуҗалыгы  культураларының  уңдырышлылыгын билгели  торган  төп фактор булып  санала.  

Семинар эшендә  орлык,    минераль ашламалар, үсемлекләрне  яклау  чаралары,  авыл  хуҗалыгы  техникасы һәм аларга   запас  частьләр  кайтарып торучылар  катнашты.  Алар  семинарда  катнашучыларны  сезонлы кыр  эшләре  башкару  чорына  үз  продуктларының ассортименты белән таныштырдылар.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International