Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы медиактивлык буенча лидерга чыкты

2019 елның 20 июле, шимбә

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның 2  кварталында  АПК идарәсе  органнарының  мәгълүмати активлыгы рейтингында Россия  буенча  беренче  урынны  алды  һәм  массакүләм мәгълүмат чараларында    төп вакыйгаларны  һәм  тармак  үсеше  өстенлекләрен яктырту  өлешендә  иң яхшы  булып  танылды.   Күрсәткечләр   «Медиалогия» компаниясенең бәйсез  белешмәләре  нигезендә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  саналды.    

Иң яхшы  унлыкка шулай  ук  Мәскәү  өлкәсе  (2 урын), Башкортостан Республикасы (3 урын), Краснодар һәм  Ставрополь крайлары, Дагстан һәм  Крым республикалары, Тула һәм  Пенза өлкәләре һәм  Чуашия  Республикасы агросәнәгать комплексының  идарә  органнары  кергән.

 Мәгълүматтан  максималь дәрәҗәдә файдалануны  һәм мәгълүматның  ачыклыгын  тәэмин  итү максатларында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  рәсми сайт, социаль челтәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша  актив  эш  алып  барыла.    Мәгълүматка ихтыяҗ  артып  тора һәм бу  елда  Министрлык   сайтына  1 миллионнан артык  кулланучы  кергән. 

Искәртеп  узабыз,   безнең  яңалыкларны  рус һәм  татар  телләрендә  генә  түгел,   инглиз  телендә  дә,  шулай  ук  түбәндәге  социаль челтәрләрдә    укырга  була:

Инстаграмм https://www.instagram.com/minselkhozprod_rt/

ВКонтакте https://vk.com/minselkhozprod_rt

Одноклассники https://ok.ru/mshiprt

Безгә язылыгыз һәм  өр-яңа  яңалыклардан хәбәрдар  булып  торыгыз!   

Министрлык  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  тематикасын  яктыру өлкәсендә  эшләүче  массакүләм мәгълүмат чараларына  нәтиҗәле  хезмәттәшлек  өчен  рәхмәт  белдерә!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International