Марат Әхмәтов күпләп-ваклау үзәген төзү мәсьәләсе турында Иран инвесторы белән фикер алышты

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Иранның  иң  эре  компанияләренең  берсе  -  «Daric Investment Group» компаниясе  президенты  Мөхәммәдреза Зонузи Мотлак җитәкчелегендәге     делегация  белән  очрашты.  Рәсми  очрашуда  шулай  ук    Мамадыш  муниципаль районы   Анатолий Иванов һәм  башка  җаваплы  затлар  катнашты. 

Эшлекле  очрашу  Татарстан  һәм  Иранның  Мамадыш  районында   авыл  хуҗалыгы продукциясе  өчен     күпләп-ваклау  үзәген төзү мәсьәләсе  буенча  эшнең дәвамы  булды.   Искәртеп  узабыз,  моңа  кадәр,  24 апрельдә,  яклар  үзара  хезмәттәшлек  турындагы  мәсьәләләр  бенча  очрашканнар иде  һәм  өстенлекле  юнәлешләрне  билгеләгәннәр  иде инде.  

Күпләп-ваклау  үзәген төзү мәйданчыгы  булып Мамадыш  районы  сайланды.   Марат  Әхмәтов моның  биу  уңышлы  урын  булуын  билгеләп  үтте,  чөнки  аның  янәшәсендә    Чаллы,  Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Алабуга,  шулай  ук  Ижау һәм Уфа  кебек  зур  шәһәрләр  урнашкан.  Болар  барысы   300-400 км радиуста, аларда  15 миллионнан  артык кеше  яши.    Республика    инфраструктур корылышы  буенча  ярдәм итүне  планлаштыра.  

Анатолий Иванов  та  төзелеш  өчен моның  бик  уңай  мәйданчык булуын  билгеләп  үтте,  су, электр һәм  газ  белән  тәэмин  итү  мәсьәләләре  хәл  ителгән булууын  да  әйтте  ул.  

Мөхәммәдреза  Зонузи Мотлак   Татарстанда  ике  ай булачак һәм  шулай  ук  3-4 мең  башка  терлекчелек  фермасын  һәм  сөт  бирә  торган  кәҗәләр  үрчетү  буенча  төзелеш  проектларын  да  карауны  планлаштыра.  

 «Без  хезмәттәшлеккә  ачык.  Министрлык  тиешле мәсьәләләрне  хәл  итүдә  ярдәм  итәргә  әзер », -  дип  өстәде Марат  Әхмәтов  чара  азагында.  

Белешмә  өчен: 

Daric Investment Group — Иранның  иң  эре    инвестиция   компанияләренең  берсе. 

Төзелү  датачы: 2001 ел.

Төзелү  максаты: илне сәнәгати  үстерүдә  катнашу,   яңа  эш  урыннары  булдыру һәм  кадрлар әзерләү

Компания  тулысынча  хосусый  инвестицияләр  нигезендә  гамәлгә куелган.  

Бүгенге  көндә  төркем   Иранның  төньяк-көнбатышында  иң  эре  һәм  уңышлы  компания  санала һәм ул    25тән артык  компаниядән  һәм   фабрикалардан  тора. Төркем авиация, металлургия, тау эше, төзелеш, машина  төзелеше,   спорт, мәгариф  кебек  тармакларда  эшли.  Россия-Иран хезмәттәшлегенә,  шул исәптән  АПК өлкәсенә, зур  игътибар  бирелә.   

Хуҗасы һәм  рәтсе: Мөхәмммәд Реза Зонузи Мотлаг. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International