Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дагстан Республикасыннан хезмәттәшләрен кабул итә

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов Дагстан  Республикасыннан Дагстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Магомед Шапиев   делегация  белән  очрашты. 

Очрашуда  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары   Нәҗип Хаҗипов  һәм  Ришат Хәбипов, «РАЦИН» АҖ  генераль директоры   Әсхать  Шәрәпов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ  башлыгы    Ришат Зарипов,    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан  Республикасының  баш  дәүләт  ветеринария  инспекторы   Алмаз Хисаметдинов, Татарстан  Кулланчылар оешмалары  берлеге  идарәсе  рәисе    Рашат Шәймәрданов һәм башка рәсми  затлар  катнашты.  

Очрашуны   Николай Титов  ачты. «Без сезне биредә,  Татарстанда  күрүебезгә бик  шатбыз», – дип  башлады  ул  чыгышын. Министрның  беренче  урынбасары  Дагстан  хезмәттәшләрен  Татарстанның  агросәнәгать комплексы һәм аеруча  әһәмиятле  эш  күрсәткечләре  белән  таныштырды,     Татарстанда  авыл  хуҗалыгы тармагының  өстенлекле  юнәлешләрнең  берсе  булуын  билгеләп  үтте. 

Дагстан  Республикасы  делегациясе  исеменнән   Магомед Шапиев Татарстанның  алар  өчен  үсемлекчелек  һәм  терлекчелек  буенча  селекция-нәсел  эшенең  аеруча кызыклы  булуын  билгеләп  үтте,  чөнки  Дагстан  Республикасында  терлекчелек  шулай  ук  өстенлекле  өлкәдән  санала һәм    аның  продукциясе  тулаем  төбәк  продукциясе  күләмендә    56% тәшкил  итә.  Моннан  тыш,   Дагстан  Республикасында  сарык  үрчетү  стратегиясен  эшләү  буенча   каты  эш  алып  барыла.  

Үз республикасының  үзенчәлекләре  турында  сөйләгәндә,    Магомед Шапиев Дагстанда  сарык  үрчетүнең  киң  үсеш алуы  турында  әйтте.   «Аларның  72%ын Дагстан тау  токымы  сарыгы  тәшкил  итә.   Хайваннар  ирекле  көтүдә  йөриләр, бу  исә алына  торган  ит  сыйфатына һәм аның  тәменә  уңай  тәэсир  итә.   Шуңа  күрә  ит  продукциясенә  ихтыяҗ  зур һәм    экспортка да  яхшы  китә», - дип  өстәде  Магомед Шапиев.

Әңгәмәне дәвам  итеп,  Николай Титов, Татарстан  Республикасы шулай  ук  Дагстаннан  һәр елны  Корбан Гаете бәйрәменә  сарыклар  сатып  ала,  диде.     Моннан  тыш,  Николай Титов республика территориясендә  сарыклар  үрчетү белән  кызыксынды,  чөнки   экологик   чиста  органик  продукция җитештерү өчен  ресурслар да,  мөмкинлекләр дә  бар,  диде  ул.   

Очрашуда  катнашучылар алга  таба  хезмәттәшлек  итү  мөмкинлекләре  турында  фикерләштеләр.   Сәфәрне дәвам  итеп,   делегация  Казан  ипподромында,   «Казан» агросәнәгать паркында,    «Майский» теплица   комплексында,  шулай  ук  Татарстанның  Питрәч, Теләче,  Алексеевск һәм   Спас  районнарының    берничә  крестьян-фермер  хуҗалыкларында  һәм  гаилә  фермаларында  булачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International