Балык Бистәсе районында карлыган җыя торган уникаль комбайнны сынап карадылар

17 июль 2019 ел., чәршәмбе

Татарстанда  кече  хуҗалыклар  уңышлы  эшләп  килә  һәм  алар  кул  эшен  автоматлаштыруга таба юнәлеш  алалар.  Хәтта  зур  булмаган  ярдәмче  хуҗалыкларда  һәм  гаилә  фермаларында   саву   аппаратлары кулланалар,    терлекләрне  ашатуның һәм  эчертүнең  автоном  системаларын  гамәлгә кертәләр.  Мәсәлән, Биектау  районында  Латыйповлар  хуҗалыгында  бозауларны  ашату өчен   автомат  системасы  куелган.   Система бозау  муенындагы  бирканы  укый  һәм  сәгать  саен  үсеш  өчен    оптималь күләмдә  азык  биреп  тора.   Зәй  районыннан     Маракиннар  гаиләсе   кошчылык  бинасындагы  температураны    дистанцион рәвештә   мониторинглап  тора. «Н.В.Володин»  КФХында  республикада  беренчеләрдән  булып карлыган  җыю  буенча  махсус комбайн  барлыкка килде.    17 июльдә  Weremczuk комбайны Балык  Бистәсе  районында   Николай Володинның  карлыган   плантациясендә  беренче  сынауны  узды.    Эшнең  барышын  күзәтергә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов,   “Компетенцияләр үзәге” ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин,  район башлыгы  Илдар Таҗетдинов, җиләк-җимеш  үстерү  белән  шөгыльләнүче   крестьян-фермер хуҗалыклары  җитәкчеләре, әлеге  техниканы  чыгарган  компания взкилләре, республика  һәм  район  массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре  килде.      

2016 елда   Николай Володин икетуган абыйсы  Владимир Капарулин  белән  бергә  карлыган  үстерү  буенча    крестьян-фермер  хуҗалыгы  ачалар.   Җиләк-җимеш культураларын  үстерүгә  1,5 млн. сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  гарнтын алалар. Шул акчаларга   трактор,  авыл хуҗалыгы  машиналары һәм  үсентеләр сатып  алалар.   «Белгородка барып,  үсентеләр  сатып  алу  турында  килешеп  кайттык.  Безгә 25 мең  төп  үсенте  кайтардылар.  Бер еллык  үсентеләрне  7   гектар  җирдә  утырттык, алар  безнең  җирлеккә  тиз  ияләштеләр һәм  үсеп киттләр.   Акрынлап  аларның  мәйданы  15  гектарга  җитте», - дип сөйләде  КФХ башлыгы.

Сынау  башланыр  алдыннан   Николай Володин карлыган  үстерү  буенча  үзенең  серләре  турында  сөйләде.    «Узган  сезонда беренче  уңышны  җыйдык.  Карлыганны  туганнар белән җыйдык,  читтән кешеләр  ялладык.    Беренче  уңыш  500 килограмм  булды.  Карлыганга  ихтыяҗ  зур,  даими  клиентлар да  бар.    Алар  көнгә     1-2   тонна  алырга  да  әзер,  алга  таба  эре сәүдә  челтәрләре  белән  дә  эшләмәкче булабыз», - диде  крестьян-фермер хуҗалыгы  башлыгы.    Район  башлыгы  Балык  Бистәсендә  климатның  карлыган  үстерү  өчен  уңайлы  булуын  ассызыклады.  Ул  шулай  ук  якын  арада  өч крестьян-фермер хуҗалыгыннан  торган  кооператив  төзеләчәге  турында  да  әйтте.    Бу  кооперативлар өчен  дәүләт  һәм  грант ярдәме     каралган.    Аның  белән  җиләкләрне,  яшелчәләрне    саклау,  эшкәртү,  төргәкләү урыннары  төзергә  мөмкин  булачак.    

«Балык  Бистәсе  - фермерлык  белән актив  шөгыльләнүче  күп  районнарның  берсе.  80нән артык  эшкуар  терлекчелек белән, арыш,  бодай, арпа,  чөгендер үстерү  белән  шөгыльләнә. Аларның  кайберләре  җиләк,  пекин кәбестәсе,  карлыган  үстерә  башлады.  Бу  безне  сөендерә.  Аларга  “Афәрин!” дип кенә  әйтәсе килә.   Әгәр  алар грантларда  катнашсалар,  аларга  дәүләт  тарафыннан  ярдәм  биреләчәк.    Бүген   бу  эшнең  башлангычын карарга  һәм  башка районнарга  бу  тәҗрибәне күрсәтергә   уйладык», - дип  сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов.

Комбайнны  кабызганнан  соң  мондагыларның  барысының  да  игътибары  кырга  юнәлде.  Кунакларны  бу  техниканың  ничек  эшләве  кызыксындыра  иде. Комбайн,  карлыган  куаклары  арасында  йөреп,  карлыган  җыйды,  ә  катнашучылар  моңа  шаккатып  карап  тордылар.  Сынау  уңышлы  узды.     Комбайн үз  бурычын  җиренә  җиткереп  башкарды,  әмма, Володин плантацияләрендәге   аерым  үзенчәлекләрне  исәпкә  алып,  бераз  төгәллек кертүне  таләп  итә.  

Шуны  әйтергә  кирәк, автоматлаштырылган  системалар  кертү авылда  кул  эшен  шактый җиңеләйтә  һәм  вакытны  янга  калдыра,  әлбәттә.   Эшкуарга,   җиләк-җимеш  продукциясен  уңышлы  сатып,  тиешле  табыш алуын  теләргә  генә  кала.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования