Кайбыч районыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алган фермер яңа терлекчелек фермасын ачарга әзерләнә

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр  районда,  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  һәм  авыл җирендә  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче  фермерлар  һәм  яшь эшкуарлар бар.    Шундыйларның  берсе  – Кайбыч  муниципаль районының  Турминский   авылыннан  эре  мөгезле  терлекләр өчен  ферма  төзегән  Андрей Ермолаев.

 2018 елда  ул  “Яңа  эш  башлаучы  фермер” программасы  буенча  сөтчелек  юнәлешендә  100  башка  исәпләнгән  ферма  төзүгә  3  млн. күләмендә  грант  алды һәм аны  төзи  дә  башлады.  

Грант акчалары  фермер хуҗалыгын  үстерү  өчен  старт  мәйданчыгы   гына  булды.  Әмма  нәтиҗәләргә  иерешергә  теләгән  кеше  өчен  эшн башлап  җибәрергә    җитәрлек  иде бу.  Аннары  проблемаларны  хәл  итү  юлларын  табу,  армый-талмый  эшләү,  йокысыз төннәр  һәм  уңыш  шатлыклары  берсе артыннан  берсе  килә  торды.  

«Яхшы  әле  шундый  программалар  бар.  район  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин да  бик  булышты,  һәр  мәсьәләдә  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләреннән  дә  аңлау  һәм ярдәм  булды», - дип  сөйли Андрей Ермолаев.

Инде менә  дигән   ферма  төзелеп  беткән,  сөтүткәргечләр  урнаштырылган,    дезинфекция  генә  үткәрәсе  калган. Сөтүткәргеч,  заводтан  кайтарылган  суэчергечләр,  тирес  чыгару  өчен    транспортер   – барысы  да  эшләү  халәтендә.    75 метрлы   скважина казылган. «Нәселле  сөт  терлекләрен  кертү  августка  планлаштырыла.   Алар табышлырак, һәрберсе нәтиҗә  бирә: ничек ашатасың,  шулай  савасың  инде», - дип,  планнары  белән  бүлеште    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International