13 июльдә Татарстанның Саба районында терлекчеләрнең гадәттәге слеты узды, анда 2019 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук терлеекчелек тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук АПК ветераннары катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә минмстр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар район терлекчеләренең эшен югары бәяләделәр һәм аларга озак еллар намуслы һәм тырыш, югары күрсәткечләр белән хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Терлекчелек тармагының беренче яртыеллык эшенә йомгаклар турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин чыгыш ясады.
Шуннан соң хезмәттә тырышлык күрсәтүчеләргә - рәхмәт хатлары, ә җитештерү алдынгыларына акчалата премияләр тапшырдылар. 2019 елның беренче яртыеллык эш йомгаклары буенча өч алдынгы хуҗалыкка дипломнар тапшырылды, болар:
«Курсабаш» ҖЧҖ (җитәкчесе Ирек ҖиҺаншин);
«Юлбат АХП» ҖЧҖ (җитәкчесе Айнур Садыйков);
«Шытсу АХП» ҖЧҖ (җитәкчесе Флорид Гайнуллин).
Чара концерт номерлары, спорт уеннары һәм конкурслар белән барды.