2019 елның беренче яртыеллыгында ит һәм сөт җитештерү артты

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  2019 елның  беренче  яртыеллыганда  терлекчелек  продукциясен  җитештерү артты.   Бу  елның  гыйнвар – июнь айларында  республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм    крестьян (фермер) хуҗалыкларында   670,9 мең  тонна   сөт,    200,1 мең  тонна   терлек  ите  һәм  кош  ите  җитештерлгән.    Узган  елның  шушы  чорына  карата  артым    4% һәм  2% тәшкил  итә.  шуннан  эре  мөгезле  терлек  ите     49,2 мең  тонна   (99%), дуңгыз  ите   – 44,7 мең  тонна   (105%), кош-корт  ите  – 105,0 мең  тонна   (102%).

Сөт  җитештерү  дә  артым  күзәтелә.    «Авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  беренче  яртыеллыкта   бер  сыердан  уртача   савым  2 мең  896 кг тәшкил  итте, бу  узгвн  елның  шушы  чорына  караганда    5%ка  артык», – дип  төгәлдәштерде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары    Ирек Гибадуллин.

Аерым  муниципаль районнар  терлекчелек  продукциясен  җитештерүне  шактый  күпкә арттырдылар.  Мәсәлән,  Министрлык   белешмәләре  буенча,  2019 елның  гыйнвар – июнь айларында  Балтач  районының  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында     43 мең  27 тонна  сөт  савылган,  узган  елга карата    - 114%, Түбән Кама районында   – 16 мең  146 тонна   (111%), Кукма  районында  – 48 мең  141 тонна   (109%), Актаныш районында  – 31 мең  840 тонна   (109%), Әлки районында  – 31 мең  117 тонна   (109%).

Кайбер  муниципаль районнарда  ит  җитештерү  күләмншре  шактый  артты.  Мәсәлән, Биектау  районында  беренче  яртыеллыкта   1 мең  348 тонна   ит җитештерелгән,  бу  узган елның  шушы  чорына  карата   135% тәшкил итә,      Мамадыш  районында – 2 мең  664 тонна    (119%), Кукмара  районында  – 3 мең  389 тонна   (110%).

15 июльгә  оператив  белешмәләр  буенча,  республиканың  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында    4 мең  тонна сөт  җитештерелгән,  бу  узган  елның  шушы  чорына    караганда    141,1 тоннага,  ягъни  3,7%ка артыграк.  Көнгә     4,5 мең  тонна  сөт  сатыла –  бу  узган  елның  шушы  вакытына караганда   186,2 тоннага, ягъни  4%ка күбрәк.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International