Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Сарман районында комбайннар парады узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Урып-җыю эшләрен  нәтиҗәле  һәм  вакытында  башкару  өчен  барлык  урып-җыю транспортының  югары дәрәҗәдә төзек  һәм  эшкә  әзер  булуы, эшләрне төгәл  оештыру  хәлиткеч  әһәмияткә  ия.    

Мәсәлән, 10 июльдә  Сарман районында  гадәттәге    комбайннар   парады  узды.

“Агрокөч-Сервис” хуҗалыгының  ремонт  һәм эксплуатацияләү  сыйфатын  тикшереп  тору  бүлеге  башлыгы   Фәрит  Хәкимов,  “Агрокөч” АҖ  агрономы Рөстәм  Хәбибрахманов,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Альберт  Шәрипов составындагы  комиссия  техника  торышын  бәяләде.  

Алар  һәр  комбайнның  төзеклеген  һәм герметикасын  карадылар.  Карау  җарышында  шулай  ук  үзйөрешле  чапкычларның, үстерелгән  бортлы   автотраспортны  тикшерделәр.  

Белгечләр  механизаторлар  белән  тәэмин  ителеш,  яклау  чараралы  булу  һәм  урып-җыю сыйфаты  буенча  комиссия  эше  мәсьәләләрен  дә  читләтеп  узмадылар.  

Бәяләү  күрсәткечләре  йомгаклары  буенча  призлы  урыннар  түбәндәгечә  бүленде:   1 урында -   “Җәлил” агрофирмасы (50 балл), 2 урынны   2 агрофирма бүлеште: «Нөркәй» АФ һәм  «Сарман»  АФ, алар  40ар  балл  җыйдылар.   

Чара  азагында  Сарман  районы  башлыгы   Фәрит Хөснуллин    механизаторларга   намуслы  һәм  тырышып  эшләүләре  өчен  рәхмәт  белдерде.  

“Кырдагы  игеннәр  күңелгә  рәхәтлек  бирә, быел  мул  уңыш  көтелә.    Район  игенчеләренә  аны узган  елдагы  кебек  түкми-чәчми  җыеп  алырга     һәм  республикада  тулаем  ашлык  җыемы  буенча  сезнең әйдәүчеләр  рәтендә   булуыгызны   телим”, - диде   Фәрит Хөснуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International