Авыл территорияләрен үстерү программасында 30 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр дә катнаша ала

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Бу  хакта  бүген  Татарстан  муниципаль районнарының  башкарма  комитетлары  җитәкчеләре  белән  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  әйтелде,  аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары       Николай Титов алып  барды.  Чарада  шулай  ук  программаны  гамәлгә ашыруда  катнашучы  министрлыклар  һәм  ведомстволар  вәкилләре  һәм  башка  затлар  катнашты.    

Николай Титов авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү   буенча  дәүләт  программасының  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен һәм  эш  белән  тәэмин  ителешен яхшыртуга,  илебез  халкы  санында  аның  өлешен  саклап  калуга,  су  белән  тәэмин  итү  системаларын,  элемтә  чараларын,  телекоммуникацияләрне  үстерүне  дә  кертеп,    яшәү  өчен  уңайлы  шартлар  булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен  арттыруга,  мәгариф  һәм сәламәтлек  саклау  юнәлешләре  буенча  социаль хезмәтләрдән  файдалануны  арттыруга,  шулай  ук  юл  ифраструктурасы сыйфатын  күтәрүгә  юнәлдерелгән төп  чаралары  турында  сөйләде.   

Искәртеп  узабыз,  Россия Федерациясе  Хөкүмәте бу  елның 31 маенда  Россия  Федерациясе  Президенты  кушуы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан   2025  елга  кадәр  чорга  эшләнгән    «Авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү» дәүләт  программасын  кабул  иткән  иде.  

 «Дәүләт  программасы  авыл  территорияләрен  үстерүнең  комплекслы  программаларын финанслауны  күздә  тота, ягъни  һәр  торак пунктта     кимендә    2 объект  төзелергә  тиеш. Һичшиксез,  аларны  төзүне  нигезләргә  һәм    профильле  министрлыклар  белән  килештерергә кирәк. Моннан  тыш,   программада  30  меңгә  кадәр  халкы  булган кечкенә  шәһәрләр  дә  катнаша  ала», - дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының   инвестиция  сәясәте  һәм  максатчан  программалар  бүлеге  башлыгы    Илдар Гафуров.

Дәүләт  программасының  төп  механизмы  төбәк  проектларга    конкурс  здырудан  гыйбарәт,  алар  дәүләт  тарафыннан  95х5 чагыштырмасында  финасланачак, монда  95% федераль  бюджеттан була.    Мондый   проектлар коммерциячел, коммерциягә карамаган һәм  иҗтимагый  оешмалар тарафыннан,   муниципалитетлар,  авыл  кешеләренең    инициатив төркемнәре тарафыннан  эшләнә ала  һәм түбәндәге  юнәлешләр  буенча  гамәлгә ашырылырга  мөмкин:  социаль  инфраструктура һәм торак,  инженер-транспортя инфраструктурасы, мәдәният һәм спорт, яшәү  тирәлеге,  халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу, дәүләт  хезмәт  күрсәтүләре,    азык-төлек  һәм көнкүреш  товарларыннан  физик  файдалану  мөмкинлеге,     финанс буенча  хезмәт  күрсәәтүләр.  Төбәкләрдән  сайлап  алынган    заявкалар каралачак һәм  ел  саен  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  финанслашу  өчен  сайлап  алыначак.  

Николай Титов, муниципаль районнар  өчен  җаваплы  чор  башлана,   дип билгеләп  үтте.     «2020-2025 елларга  авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерүнең  район  программаларын  кабул итәргә  һәм  һәр  муниципаль район буенча  проектларны  тиз  арада тапшырырга  кирәк. Дәүләт  программасын  финаслашу районнарның  бу  эшне ни дәрәҗәдә актив  һәм   профессиональ башкаруларына  бәйле булачак”, - дип искәртте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International