Татарстанда иң зур агротехнологик күргәзмәне ябу тантанасы узды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  “Татарстанда  кыр көне  - 2019” бишенче агротехнологик  күргәзмә  ябылды.   Аны  ябу  тантанасында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов катнашты. 

«Хәерле  көн,  хөрмәтле  дуслар  – хезмәттәшләр, экспонентлар, безнең  кунаклар! Күргәзмәнең  ябылу  этабында  сезгә авыл  хуҗалыгы  министры  Марат  Әхмәтов  исеменнән, Министрлык  һәм минем  хезмәттәшләрем исеменнән  республика  Кыр  көнен әзерләгән һәм уздырган  өчен   олы  рәхмәт  сүзләре  җиткерәсе  килә.      2020 елда  очрашуга  кадәр!», - дип,  мөрәҗәгать  итте  Николай Титов җыелучыларга.

Шуны  әйтергә  кирәк,  агымдагы  елда  чара  форматы  әзрәк  үзгәрде.    Пленар  утырыш  уздырылмады,  бөтен  эш  түгәрәк  өстәләр, эшлекле  очрашулар һәм  сөйләшүләр  кысаларында  узды.   «Чараны  уздыруның  мондый  форматы  үзен  аклады  һәм  югары  нәтиҗә  бирде», - диде  Николай Титов. Дчараны  оештыруга  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  шактый  югары  бәя  бирде.  

Чараны  ябу  тантанасы  кысаларында бүләкләүләр  булды.  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы ның  Рәхмәт  хаты  белән   агросәнәгать комплексында  озак  еллар һәм  намуслы  эшләгәне  өчен     «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖенең  сәүдәләр  төркеме  җитәкчесе Алмаз Гинятуллин, «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге»  ФДБУенең Татарстан  Республикасы буенча  Идарәсенең агроконсультация  төркеме  җитәкчесе  – баш  агроном Надыйр Гиниятов һәм үсемлекләрне  яклау  филиалы җитәкчесе    Елена Прищепенко бүләкләнде. 

«2018 елда  Россиянең иң яхшы  чөгендер  чәчү  хуҗалыгы» конкурсында  түбәндәгеләр  җиңүчеләр һәм  призерлар  булдылар: Нурлат районының  «Южная» агрофирмасы,    Буа  районының «Авангард» ҖЧҖ, Чүпрәле районының «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, Нурлат  районыннан Сөләйманов КФХ,  Зәй  шәһәреннән «Восток» агрофирмасы һәм     «Сарман» агрофирмасы.

“Татарстанда  Кыр  көне -2019”  күргәзмәсен  әзерләүдә  һәм  үткәрүдә  актив  катнашкан  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  дипломнары  белән бүләкләнүчеләр:   «Элита» баш  нәсел  предприятиесе АҖ,  Биектау  районының  «Татарстан» агрофирмасы” ҖЧҖ,      Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш  ветеринария  идарәсе,    «Вест» ҖЧҖ,   «Академпродукт» ҖЧҖ, Татарстанның фермерлар  һәм   крестьян хуҗалыклары  ассоциациясе, Арча районыннан  Гатауллина Илсия  КФХ,  Лаеш районыннан  Мобәрәкшин  шәхси  ярдәмче хуҗалыгы,   “Россия  фәннәр  академиясенең Казан  фәнни  үзәге” федераль  тикшеренү  үзәгенең  (ФИЦ) ТАТНИИСХ, «Госсортокомиссия» ФДБУенең Татарстан  Республикасы буенча  филиалы,      «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы буенча  филиалы,  «Татарстанның  элиталы  орлыклары»  ассоциациясе,    «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ,   «Сервис-Агро» ҖЧҖ,   «Росагросервис» ҖЧҖ,   «Проминтел» ҖЧҖ, "Тракторлар  тарихының  фәнни-техник  музее" дәүләткә  карамаган  мәдәният   учреждениесе, «Татагролизинг» АҖ,   «ТАРОС» ҖЧҖ,   «Искож» ҖЧҖ -  Барнаул шәһәре, «РИВЦ»ның  «Теропром» АҖ.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтовның Рәхмәт  хаты  белән    «Казан  Ярминкәсе»  ААҖ бүләкләнде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International