Марат Әхмәтов Төркия делегациясе белән очрашты

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Төркиянең  Он  һәм икмәк  әйберләре  җитештерүчеләре ассоциациясе Рәисе, Бөртекле,  кузаклы,  майлы  орлыклар һәм  продуктлар  экспортлаучылары ассоциациясе  идарәсе Рәисе Тургай Юнлю җитәкчелегендәге  Төркия  делегациясе  белән  очрашты.  

Очрашуда  шулай  ук «РАЦИН»  АҖ генераль директоры Әсхать    Шәрәпов,   «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин һәм  башка  затлар  катнашты.

Очрашуны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  ачты.    «Без сезне, биредә,  Татарстанда  күрүебезгә  бик  шатбыз», – диде  ул. Министр  Татарстанда  агросәнәгать комплексын үстерүнең  инновацион юлларына  зур игътибар бирелүе  турында  әйтте.       «Соңгы  15  елда  без шактый  зур   модернизацияләү  юлы  уздык, – диде  Марат  Әхмәтов, – әмма  республикада үсеш  өчен    куәт  бар әле. Ашлык  эшкәртү  һәм  экспортлау  буенча  проектларны  карарга  әзер  без».

Төркия   делегациясе   җитәкчесе  Тургай Юнлю, продукция  экспортлау  өчен  Татарстанда   элеватор һәм  логистик   терминал төзү  мөмкинлеген карыйбыз,  дип  билгеләп  үтте.   

Әңгәмә  барышында  Марат  Әхмәтов, Татарстан  Республикасы елга  5  тонналап  ашлык  җитештерә,  диде.    «Республиканың  эчке  ихтыяҗы,  терлекчелек үсешен  исәпкә  алып,    3,5 млн тонна  тәшкил  итә. Калганы  экспорт өчен  товар  ресурсы  була.  Шул ук  вакытта, Татарстанның  хәтәр  игенчелек  зонасына  керүен  истә  тотарга  кирәк,  уңдырышлылык  һава  торышына  бик  бәйле», - дип,  йомгак  ясады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  Марат  Әхмәтов логистика  күзлегеннән һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  үзенчәлекләреннән  чыгып, республиканың  перспектив  районнарын  атады.  

Очрашуда  катнашучылар  алга  таба  хезмәттәшлек  итү  мөмкинлекләре турында  фикер алыштылар. 5 июльдә   делегация  су   һәм тимер  юлларда   элеваторлар  урнаштыруның  үзенчәлекләре  белән  танышу  өчен  Нурлат  шәһәренә һәм Чистай  шәһәренә баралар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International