“Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы нәтиҗәсе буларак килешүләр төзелде

4 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” агросәнәгать  күргәзмәсе     уникаль  күрсәтмә  мәйданчык булды һәм  түгәрәк  өстәлләр һәм  эшлекле  сөләшүләр  уздыру  өчен   уникаль урынга  әверелде.     Чарада  катнашучылар  бу  көннәр  кызыклы  гына булып калмыйча, төзелгән   контрактлар  һәм  килешүләр  рәвешендә  нәтиҗәләр  биреп,   уңышлы  да  булды.

Мәсәлән, чара  кысаларында    «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге»  АҖ белән  «Смарт Технологии Инвест» АҖ арасында, Россиянең  агросәнәгать  тармагына  цивилизацияле бизнес  принципларын  кертү  максатында,   цифрлы  технологияләрне, агросәнәгать комплексында  продуктларны  һәм сервисларны   үстерү  һәм аларны  читкә  чыгару буенча  килешү  имзаланды.  

Документка  имзаларны  РИВЦ АҖ    генераль  директоры  Дмитрий Холопов һәм  «Смарт Технологии Инвест» АҖ генераль директоры  Денис Жуковский куйдылар.

Килешү  кысаларында  агросәнәгать комплексын цифрлаштыру  өлкәсендә  нәтиҗәле  IT башлангычларны  үстерү  һәм җәелдерү, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  мәгълүматын  җыю, туплау  һәм  анализлау,  шулай  ук  җыелган  мәгълүмат  нигезендә   предиктив аналитика  эшен  башкару  планлаштырыла.  

Хезмәттәшлек  итүнең  төп  этаплары  Юл картасы  белән  билгеләнәчәк, ул  эш  тәртибендә  килештерелә.   Яклар   2019 – 2021 еллар  дәвамында  хезмәттәшлек  итүне  оештырырга    ниятлиләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования