3 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсе кысаларында “2019 елда техника паркын яңарту һәм АПКга кайтарыла торган техника һәм җайланмаларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдрелгән чаралар” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Чараны ачып, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан АПКсының машина-трактор паркы, техника сыйфатлы ремонтланганда, эшләрне нәтиҗәле оештырганда һәм тиешле хезмәтләр күрсәтелгәндә, барлык технологик операцияләрне оптималь срокларда башкаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатовның чыгышы белән дәвам итте. аның нотыгыннан күренгәнчә, бу ел башына техника көче белән тәэмин ителеш 100 гектар чәчүлеккә 163 ат көче туры килә. Кызыксындыру чаралары һәм техниканы яңартуга юнәлдерелгән техника сәясәте күрсәткечләрне арттыруга ярдәм итә. Соңгы 5 елда 5 лет 1700 трактор, 1000 комбайн, 20 меңгә якын башка техника һәм җайланмалар сатып алынган.
Техник модернизацияләүгә дәүләт ярдәме программасы эшләвен дәвам итә. Быел 156 трактор, 46 ашлык җыю комбайны һәм 70кә якын башка техника, шул исәптән Росагролизингу буенча алынды - 360 млн. сумга. Федераль программа «1432» буенча 336 техника сатып алынды - 890 млн сумга. 60х40 республика программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга бюджет ярдәменнән 400 хуҗалык файдаланды, 1543 техника һәм җайланма субсидияләнде - 3 млрд сумнан артыкка, шулай ук лизинг түләүләре - 802 млн сум. Бюджет ярдәме 1,3 млрд сум булды.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук урып-җыю кампаниясенең якынлашуы турында да сүз булды. Урып-җыюны вакытында башкару өчен республиканың бөтен мөмкинлекләре бар. Булган куәт уңай һава торышы шартларында 58әр мең га суктырырга һәм урып-җыюны бер ай эчендә тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
Чара кысаларында 15 июльдән хуҗалыкларда урып-җыю комплексын кабул итү башлануы турында әйтелде, җаваплы затларга моңа әзерләнергә кушылды. Чарада шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау нормалары һәм җитештерү травматизмын профилактикалау турында сөйләштеләр. Аннары 2018 ел йомгаклары буенча хезмәтне саклау конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.