Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов Казан аграр университетында һәм Ветеринария академиясендә булды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июньдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары   Максим Увайдов  Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы   академиясендә  булды,   ул  югары  уку  йортларының  җитәкчеләре, хезмәт  коллективы вәкилләре  һәм      студентлар  белән  очрашты.  Аның  белән  бергә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, Ветеринария   академиясенең уку һәм  тәрбия  эше  буенча   проректоры   Али Волков  һәм башка рәсми  затлар  йөрде. 

Максим Увайдов уку йортларының  эшчәнлеге белән, кабул  итү  комиссияләренең  эше белән  танышты,  югары  уку  йортларының уку аудиторияләрен, кафедраларын, лабораторияләрен,  китапханәләрен  һәм  музейларын  карады.   

Татарстанга  сәфәре  кысаларында  Максим Увайдов шулай  ук  КДАУ базасында  аграр югары  уку  йортлары  белән    селектор киңәшмәсен  уздырды, анда  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ведомствосындагы  аграр югары  уку  йортларының  агымдагы  эшчәнлеге мәсьәләләре  һәм  төбәкләрдә  аграр белемне  һәм  фәнне  үстерү перспективалары турында  фикер алыштылар.   2019 елгы  кабул  итү  кампаниясе  кысаларында югары  уку  йортлары эшенә,  абитуриентларны  максатчан юл  белән  кабул  итү  мәсьәләләренә, аграр  югары  уку  йортларының  торышына,  аларны матди-техник  үстерүгә һәм инновацион  үстерүгә  аерым  игътибар  бирелде. 

Селектор  киңәшмәсеннән  соң   Максим Увайдов  югары  уку йортының  Механикалаштыру һәм   техник сервис институтында, Агрономия  факультетында, Уку-демонстрация  үзәгендә, Ландшафт дизайны үзәгендә  һәм лабораториядә булды, шул  исәптән яңа  лаборатория  комплексын – Казан  аграр  университетының  Агроэкологик  тикшеренүләр  үзәген  карады.   Министр урынбасары  студентлар  тулай  торагында  да  булды,  анда  студентларның  яшәү  шартлары белән  кызыксынды.    

Сәфәр  йомгаклары  буенча   Максим Увайдов Татарстанның  аграр югары  уку  йортларын  уңай  бәяләде, ул,  үсеш  өстенлекләренең дөрес  сайланган булуын  хуплап,  аларның  эшчәнлегендә  алга  таба  уңышлар  теләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International