Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) Россия “Дөньякүләм аграр базарлар” магистратурасы программасына укырга кабул итү дәвам итә

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    МГИМО Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының «Халыкара аграр  базарлар һәм  агросәнәгать комплексында  тышкы  икътисадый  эшчәнлек»  кафедрасының  “Дөньякүләм аграр  базарлар”  магистратурасы программасына  укырга  кабул  итү  дәвам  итә.   

 “Дөньякүләм  аграр базарлар” магистратурасы, беренче  чиратта,  авыл  хуҗалыгы продукциясенең  дөньякүләм базарларында     илебез  ихтыяҗларын нәтиҗәле  гамәлгә ашырырга  сәләтле  югары  дәрәҗәдәге  белгечләр  әзерләүгә  юнәлдерелә.   Программа   Ставрополь дәүләт    аграр   университеты,   К.А.Тимирязев ис. МАХА (МСХА) һәм  Кубань  дәүләт  аграр университеты  белән   хезмәттәшлектә  гамәлгә ашырыла.  

Магистратура Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм МГИМО арасында 2018 елның  декабрендә  Авыл  хуҗалыгы  министры Дмитрий  Патрушев һәм МГИМО ректоры  Анатолий Торкунов  тарафыннан  имзаланган   хезмәттәшлек  турындагы  килешү нигезендә  оештырылды.   Аерым алганда,  бу  килешүдә  МГИМОның Бизнес һәм халыкара  компетенцияләр  мәктәбе базасында  «Халыкара аграр  базарлар һәм  агросәнәгать комплексында  тышкы  икътисадый  эшчәнлек» ведомство  кафедрасын  ачу  күздә тотыла.  

 Магистратурада  белгечлек  буенча  уку авыл  хуҗалыгы  бизнесының  үзенчәлеген исәпкә  алып башкарыла,  бу  аны  укып  чыгучыларга  алган  белемнәрен  яңа  чит  ил  базарларына  чыгу өчен    нәтиҗәле стратегия  булдыруга  ярдәм  итәчәк.     Программада   партнер югары  уку йортларына  чыгу модуле һәм  чит  телне профессиональ өйрәнү  карала.  

Уку  дәвамында  магистрантлар партнер  оешмаларда  һәм  ведомстволарда  берничә   уку  һәм  җитештерү  практикасы  этапларын  узалар.  Программага  күчмә  уку  молдульләре кертелгән,  алар  партнер югары  уку йортларында  узачак.

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  искәртә,  Программага  документларны   2019 елның  17 июненнән  20 июленә  кадәр тапшырырга  мөмкин.   Укулар  2019 елның  2  сентябреннән  башлана. Уку программасы  турында   өстәмә   мәгълүматны    МГИМОның  Бизнес һәм  халыкара компетенцияләр  мәктәбендә  алырга  мөмкин:   телефон аша: +79680060831 һәм  электрон почта аша: a.fedotova@inno.mgimo.ru.  Программа турында, кабул  итү  һәм  керү  шартлары  турында  тулырак  мәгълүмат  белән  сайтта  танышырга  мөмкин:   agro.mgimo.ru.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International