Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә. Гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерү һәм эшлекле активлылыкны кызыксындыру өчен авылда төрле чаралар: уку семинарлары, практик дәресләр, конкурслар һәм башка чаралар үткәрелә.

25 июнь 2019 ел., сишәмбе

Мәсәлән,  24 июньдә   Сарман  районында "Кече  хуҗалыкларга  ярдәм  итү" темасына  семинар-киңәшмә  узды.  Чарада   район башлыгы   Фәрит Хөснуллин,   Татарстан  Республикасының  Фермерлар  һәм   крестьян хуҗалыклары  ассоциациясе рәисе  Камияр Байтемиров, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов, шулай  ук авыл  җирлекләре, фермер хуҗалыклары һәм  шәхси  хуҗалыкдар  башлыклары  катнашты.   

Чарада  катнашучылар районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә һәм  фермаларында  булдылар  һәм  тәҗрибә  алыштылар.   Семинарның  пленар  өлешендә  катнашучылар   авыл  җирлегендә  кече  хуҗалыкларга  дәүләт  ярдәменең рәвешләрен  җентекләп  карадылар һәм яңа  эш  башлаучы  фермерлар,  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары һәм  гаилә  фермалары  өчен  гамәлдә  булган  программаларның  үзенчәлекләре  турында  фикер  алыштылар.     

Чара  ахырында  районның  эре  мөгезле  терлекләр тотучы  шәхси  ярдәмче хуҗалыклары һәм  фермерлары арасында узган  конкурста  җиңүчеләрне  бүләкләделәр. Хуҗалыкның  сөт  җитештерү  күрсәткечләрен  алга  таба  яхшырту  өчен бүләккә  автоматлаштырылган  саву  аппаратлары  алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования