Татарстанлылар авыл территорияләрен үстерү һәм фермерларга ярдәм буенча үз сорауларын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрә алалар

2019 елның 21 июне, җомга

21 июньдә   10:00 Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында  “Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл   кооперациясен  үстерү” федераль проектын  һәм  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасын  гамәлгә  ашыру мәсьәләләре  буенча  Бөтенроссия   онлайн-киңәшмә  уза.  Чарада    Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Авыл  территорияләрен үстерү    департаменты  директоры   Максим Боровой һәм  Россия авыл  яшьләре  берлеге рәисе   Юлия Оглоблина катнаша.

Киңәшмәне  турыдан-туры  трансляцияләү    https://www.youtube.com/user/VideoRSSM/ сылтама  буенча  була. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  җирлекләре  башлыкларын,  фермерларны һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләрен,  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары рәисләрен  һәм  башка  теләүчеләрне чарада  катнашырга  чакыра.   

Үз  сорауларыгызны сез   электрон почты expert@rssm.su  адресына  җибәрә  аласыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International