Марат Әхмәтов Дания Корольлеге делегациясе белән очрашты

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Дания  Корольлегенең Министры – Азык-төлек,  авыл  хуҗалыгы  һәм  балыкчылык мәсьәләләре  буенча  Киңәшчесе Эсбен  Шьодт җитәкчелегендәге   агросәнәгать   делегациясе  белән  очрашты. Очрашу  Игенчеләр  сараенда  узды. Анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов, министр  урынбасарлары   Нәҗип Хаҗипов  һәм    Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  “Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы   Ришат Зарипов, «РАЦИН» АҖ  генераль директоры    Әсхать Шәрәпов  һәм башкалар  катнашты.  

Очрашуны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  ачты.  «Без сезн  Татарстанда  күрүебезгә  шатбыз», – ңиңе  ул.  Министр Татарстанда  агросәнәгать комплексын үстерүнең  инновацион юлларына  зур  игътибар бирелүен  билгеләп  үтте.    «Соңгы  15 ел  эчендә  без   модернизацияләү буенча  шактый  юл  уздык,  Европа  тәҗрибәсен өйрәндек, -  диде Марат  Әхмәтов.    – Әмма  республикада  үсеш  куәте  бар әле.  Без ит  терлекчелеген үстерүне  планлаштырабыз,  ашлыкны  тирәнтен  эшкәртү һәм  бәрәэге  эшкәртү  буенча  проектларны  карарга  әзер».

 Дания  Корольлеге делегациясе  белән  таныштырып,       Эсбен Шьодт,  Татарстанга  бүген үзара  хезмәтчелек  итүгә  әзер   9 компания  вәкилләре килде,  дип  билгеләп  үтте.    Делегация  визиты күптән  түгел Дания  Корольлегенә    Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның  визитына  җавап  йөзеннән  булды.       

Дания  компанияләре  вәкилләре  терлекчелектә генетика  буенча  хезмәттәшлек  итү  өчен  үз  юнәлешләре, авыл  хуҗалыгы комплекслары  һәм  элеваторлар  өчен  җайланмалар,   фермада  микроклимат, вентиляция һәм  җылыту  системалары, шулай  ук  бодай эшкәртү, дуңгызчылык  комплексының икенчел  чималы һ.б.лар буенча  җентекле  презентация    үткәрделәр. 

Шуннан  соң  катнашучылар  алга  таба  хезмәттәшлек  итү мөмкинлекләре   хакында  фикер  алыштылар.   Сәфәрне дәвам  итеп,    делегациябүген  шулай  ук     «Ак Барс» холдинг  компаниясендә һәм  “Красный Восток Агро” АҖендә  булдылар.

Моннан  тыш,  сәфәр  программасында   20 июньгә «Агрокөч» компаниясе җитәкчесе  белән  очрашу һәм  АПК объектларында - Татарстанның Мамадыш  районында  «Продпрограмма» агросәнәгать комплексында,  Тукай  районында «Феникс»  ҖЧҖендә  булу      күздә  тотыла.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International