Наҗип Хаҗипов матбугат конференциясендә Казан ипподромында булачак Сабантуйда кунакларның нинди тамашалар күрәсе турында сөйләде

19 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Бүген    «Татар-информ» мәгълүмат  агентлыгында    Казанда  республика Сабантуен  оештыру  буенча  матбугат конференциясе  узды.     «Бәйрәмнең  бер  мәйданчыгы  Казан    ипподромында  була, анда    13 ат  чабышы  һәм  бәйгеләр  булачак.  Аларның  1нчесе    понида  балалар  өчен  була.  Шулай  ук     4 чабыш  юртакларда  һәм  калган  чабышлар  менге  атларда  узачак», - дип  сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов.

“Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмәдов Казан ипподромында 23 июньдә Сабантуй  бәйрәмендә  ат чабышларында безнең  кунак буларак  катнашачак. Без аңа өченче номерлы ат   чабышларын күрсәтергә телибез.  Өченче ат чабышлары «Алтын аргамак» дип аталачак. Аларда ахалтекин токымлы атлар катнашачак. Ул мең ел элек хәзерге Төрекмәнстан территориясеннән чыгарылган ахалтекин токымлы атлар.  

 «Ахалтекин атлары -  алар   менге  атлар  һәм  бик  матур  атлар.  Без  аларны  бөтен  Россия  буйлап  җыйдык.   Шундый  атларның  берсе    „Тимерхан“ клубында  бар,  ә  барысы  13  ат  катнаша.   Без аларны    Дагстаннан, Мәскәү  өлкәсеннән,    Ставропольдән кайтардык.   Дистанция — 1200 метр», - дип,  ат чабышлары  нечкәлекләре  белән  бүлеште    Нәҗип Хаҗипов.

Татар  атлары  чабышлары  Казан  ипподромында  Республика көнендә  булачак.     Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  терлекчелек  буенча    урынбасары  ТАССРның  100 еллыгына  багышланган  чабышлар  өчен  атлар  сайлауны  шәхсән  үзе  тикшереп  тора.  

 «Республика  көнендә  7 – 10 татар аты  булачак.  Бу  инде  Республика көненә  чын  татар  атларының  чабышылары  булачак.     Без аларны  әзерлибез», — диде  Хаҗипов. Ул, бәйгеләр  өчен   татар токымыннан булган  атларны  сайлап  алуны  үзем  шәхсән  тикшереп  торам,  дип  тә өстәде. Чабышлар    Казан ипподромында  булачак  һәм алар  ТАССРның  100 еллыгына  багышла.

«Татар  атлары  - алар  сугыш  атлары.  Алар  үзләренә  хәтта  кышын  да  азык  эзләп  таба  алалар,  үз-үзләрен  тукландыра  алалар.  Бик  чыдамнар -     көнгә  100 км-га  кадәр  юл  уза  алалар,  аларның колыннары  күп  була.    Аларның  атчылыкны  үстерүдә  үз  урыннары  бар,  үз вакытында   Чыңгызхан шундый  атлар белән    үз   армиясен  тулысынча    тәэмин     иткән», — дип  сөйләде  Хаҗипов. Тизлек  буенча  татар  атлары  гарәб  чабышкылары  белән  ярыша  алмыйлар,  әлбәттә,  әмма  чыдамлык  буенча  алар  барысын  да  уздыра, дип  ассызыклады  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары.

Искәртеп узабыз,  Татар токымлы  атлар,  аерым  токым  буларак, узган  елның  ахырында  рәсми  рәвештә  теркәлде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования