Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда кимендә 1,8 млн. тонна терлек азыгы әзерләргә кирәк

2019 елның 14 июне, җомга

Республика кырларында агымдагы  эшләрнең  барышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов сөйләде. 

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  уздырды. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

Николай Титов, бүген  кырларда  бик  җаваплы  чор  - уңыш арттыру чоры,  дип  билгеләп  үтте.     «Хәзерге  вакытта  иң  мөһим  мәсьәлә  – үсемлекләрне  яклау  тукландыруны  берләштерү.    Гомумиләштерелгән  алым  чүп үләннәргә,  авыруларга һәм корткычларга  каршы  көрәшүнең комплекслы  проблемаларын  хәл  итәргә, шул  ук  вакытта  үсемлекләрне  кирәкле  элементлар  белән    тукландыру  мөмкинлеген  бирә.      Алга  куелган  бурыч -     вегетация  чорында  4 млн. гектарга  якын  мәйданны  эшкәртү», - диде  ул.

Республикада  төрле  үсеш  фазаларындагы  культуралар үстерелә.   Көзге  культуралар  башакка тулып  киләләр.   Бу бик  җаваплы  чорларның  берсе, чөнки   агротехник  чараларны  белеп  куллану  башакның  бөртек  белән  тулуын  шактый  яхшыртырга  мөмкин.    «Сабан  культураларында    - үсемлекләрнең  буйга  үсү чоры. Бу  чакта  бер  үк  вакытта  үсемлекләрне  яклау  чараларын  сиптерү  һәм  яфрактан  тукландыру  көчле  башаклар өчен  нигез  була,  ә икенче  мәртәбә  яфрактан  тукландыру  башак  җыелу  чорында  була -  бу  инде  уңышка  гарантия.   Һәм без  моннан  файдаланырга  тиеш», - дип,   Николай Титов   республика аграрийларына мөрәҗәгать   итте.  

Нотыкчы, тагын  бер  мөһим  таләпләрнең  берсе -  стационар эретмә чыганакларында  әзерләнгән  нормаль  су  куллану,  дип  өстәде.  Бүген бу  эшкә  Әтнә, Кукмара һәм республиканың  башка  районнары  җитди  карыйлар.     

 Николай Титов терлек  азыгы  әзерләү  мәсьәләсенә  аерым  тукталды.   Хуҗалыклар  алдына  терлек  азыгын  беренче кат  чаптыруны  20  июньгә төгәлләргә,  дигән  бурыч куелды,  дип  искәртте ул.     «Республиканың бөтен  территориясендә   азык  җыю  өчен    бик  уңай  чор  башланды.    Гомумән  алганда,  терлекләр  уңышлы  кышласын  өчен    кимендә 1,8 млн. тонна  азык  әзерләргә  кирәк», - дип  өстәде  Николай Титов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International