Муниципаль районнарның бурычы – Авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасы буенча оператив рәвештә проектлар әзерләү

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Буген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык  муниципаль районнары  белән  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә   шул  хакта сүз  барды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  

Марат  Әхмәтов  авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасының  төп  мизгелләре  турында  сөйләде.    Дәүләт программасы  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен һәм  эш  белән  тәэмин  ителешен яхшыртуга,  илебез  халкы  санында  аның  өлешен  саклап  калуга,  су  белән  тәэмин  итү  системаларын,  элемтә  чараларын,  телекоммуникацияләрне  үстерүне  дә  кертеп,    яшәү  өчен  уңайлы  шартлар  булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен  арттыруга,  мәгариф  һәм сәламәтлек  саклау  юнәлешләре  буенча  социаль хезмәтләрдән  файдалануны  арттыруга,  шулай  ук  юл  нфраструктурасы сыйфатын  күтәрүгә  юнәлдерелгән  чаралар  башкаруны  күздә  тота.           

«Дәүләт  программасында  авыл  территорияләрендә  торак  сатып  алу  һәм  төзү  максатларына  3%ка кадәр  ставка  буенча, авыл  йортларын  заманлаштыру   өчен  инженерлык җайланмаларын  сатып  алу  максатларына  5%ка кадәр ставка  буенча  ташламалы  кредит  алуның     яңа    инструментларын  гамәлгә  кертү  карала,  шулай  ук  инженерлык  һәм    транспорт  инфраструктурасы  объектларын  төзү  һәм  аларга  тоташтыру  өчен авыл  территорияләрендә үз  эшчәнлекләрен  алып  баручы  шәхси  эшкуарларга  һәм  оешмаларга   5%ка кадәр ставка буенча  кредит  бирү  күздә тотыла,  бу  әле  авылда  яңа  эш  урыннары  булдыруга  да  ярдәм  итәчәк», - дип  өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының инвестиция  сәясәте  һәм  максатчан  программалар бүлеге  башлыгы    Илдар Гафуров.

Искәртеп  узабыз,  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы,      Россия  Федерациясе  Хөкүмәте Россия  Федерациясе  Президенты  кушуы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  2025  елга  кадәр  чорга  эшләнгән    «Авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү» дәүләт  программасын  кабул  иткән  иде.  

Дәүләт программасының төп  механизмы дәүләт  тарафыннан  финансланачак  төбәк  программаларын  төзү  булачак.    Андый проектлар  төбәкләр  тарафыннан  түбәндәге  юнәдешләр  буенча  биреләчәк:    социаль  инфраструктура һәм торак, инженерлык-транспорт инфраструктурасы, мәдәният  һәм спорт, яшәү  тирәлеге,    халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә булышу,  дәүләт  хезмәт  күрсәтүләре, азык-төлек һәм көнкүреш товарларын алуның  физик  мөмкинлеге,  финанс хезмәт күрсәтүләре.    Төбәкләрдә  сайлап  алынган  заявкалар  каралып,  ел  саен  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  финанслашу  өчен  сайлап  алыначак.  

Марат  Әхмәтов,  муниципаль районнар  өчен  җаваплы  чор  башлана,   дип билгеләп  үтте.   “Оператив  рәвештә заявка  бирү  кампаниясен  гамәлгә ашыруга  керешергә  һәм  һәр  муниципаль район буенча  проектлар  тапшырырга  кирәк. Дәүләт  программасын  финаслашу районнарның  бу  эшне ни дәрәҗәдә актив  һәм   профессиональ башкаруларына  бәйле булачак”, - дип искәртте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International