Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен чын күңелдән Фермер көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм үз туган авылында яраткан эше белән шөгыльләнүче кешеләр, фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар.
Сезнең һәрберегез – намуслы авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм төпле хуҗалык алып баручы. Сез армый-талмый эшлисез, һәм Татарстан иминлегенә сезнең керткән өлешегез елдан-ел арта. Шул ук вакытта, сыйфат – барлык фермер продукциясенең төп өстенлеге. Ә тагын – сез беркайчан да, бернигә дә битараф карамыйсыз һәм үз авылларыгызда социаль проблемаларны хәл итүдән бервакытта да читләшмисез.
Хәерле сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар сезгә!