Зәй районы гаиләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы ярдәмендә кече ферма ачты

2019 елның 11 июне, сишәмбе

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда  авылда  үз эшен  ачкан  һәм  аны  уңышлы  алып  баручы   кешеләр  бар.  Шундыйларның  берсе  –  Татарстанның  Зәй  районы Сармашбаш авылыннан   Халиковлар  гаиләсе, алар,  үзләренең  кече фермаларын  ачып,    голланд  сыры һәм  куертылган  сөт  җитештерәләр. 

Ферма хуҗабикәсе  Розалия Халикова сөйләвенчә,  алар  ферманы  2016 елда  ачканнар. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  республика  программасы  буенча  кече ферма үстерүгә алар  ире  Феликс белән   200 мең сум акча  алалар.    Өч ел  эчендә  савым  сыерлары  санын  өчтән  сигез  башка  кадәр  арттырганнар.   Аларның  барысчы  143 баш  эре  мөгезле  терлекләрләре  бар.    

Ә быел  алар  кара ала-кола  токымыннан  булган  сыер һәм  аның  яңа  туган  бозавын  сатып алганнар  һәм  аңа Сандугач  дип  исем биргәннәр.   «Бу сыер күп сөт бирәчәк,  тәүлеккә  40 литрга кадәр һәм  сөтенең  майлылыгы  да  югарырак,  дип  әйттеләр  безгә. Тагын  аларның    иммунитетлары  да  бик  нык икән», – дип  сөйләде  Феликс.

Розалия  һәм   Феликслар  гаиләсе  күпбалалы гаиләләрдән  санала,  алар  өч  кыз  тәрбияләп  үстергәннәр: Гөлчәчләк, Гөлзирәк һәм Олеся. 

сыерлар  сөтне күп бирсен һәм ул  майлы  булсын  өчен     оныклар  да  тырыша: алар  җәй  буе  сыерларны  болында  йөртәләр.    Сыерны  гаиләнең  төп  тукландыручысы  дип  бик  дөрес  әйтәләр.  Сөттән  Феликс һәм  Розалия каймак, эремчек, корт, куертылган сөт, май, хәтта  бик  тәмле   голланд  сыры  да  әзерлиләр.

«Сырны  кул  белән  ясыйм,  шуңа  күрә  ул  бик тәмле  килеп  чыга», – дип,  үзләренең  осталык  серләре  белән  бүлеште    Розалия.

Моннан тыш,  Халиковлар  үз  хуҗалыкларында    110 баш кош-корт – үрдәк, каз, тавыклар, 20 сарык һәм  ике  умарта  оясы  тоталар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International