Республикада «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен проектлар сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  КФХ базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» федераль  ведомство   программасы  буенча  грантлар  бирү  өчен  крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалу  турында  хәбәр  итә.   Конкурста  җиңүчеләр  буенча  грантларның  гомуми  суммасы     350 млн. сум  тәшкил  итә,  шуның   203 млн. сумы (58%) -  федераль  бюджеттан.   

20 муниципаль районыннан  конкурска  кертелгән  62   крестьян (фермер) хуҗалыгының 30ы грантларга  ия  булды. 

Мөрәҗәгать итүчеләрнең  бизнес-проектларын  яклавы  интернет  челтәрендә   турыдан-туры   трансляцияләнде.   

Конкурс йомгаклары  буенча финанслау  түбәндәгечә  булачак: сөтчелек  юнәлешендә  - 11 ферма    (1170 сыер),   эре  мөгезле  терлекләрне  симертү буенча  - 6  ферма    (800 баш),  1  кәҗә  фермасы  (500 баш),  9  кошчылык  фермасы   (1353 кош-корт (йомырка  сала  торган  тавыклар,  үрдәкләр,   бройлерлар  һәм казлар),  2   сарык  фермасы   (2460 баш), 1  ферма  балык  үрчетү  буенча   (елга  15 тонна товар балыгы).  Җиңүчеләр  акчалата  грантларны    2,55 млн. сумнан  28,8 млн. сумга  кадәр  алачаклар.

Республикада  әлеге  грантлар  исәбенә 23 гаилә  терлекчелек  фермасы,  төзеләчәк  һәм  реконструкцияләнәчәк,    өстәмә  рәвештә  1283 баш  эре  мөгезле  терлек  (шул  исәптән  547  башмак тана),    2110 баш  сарык   сатып алыначак. Программа шартлары буенча  конкурста  җиңүче КФХ башлыклары тарафыннан кимендә  153 даими  эш  урыны  булдырылачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International