Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы авылда тормыш сыйфатын күпкә яхшыртачак

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бу  хакта  сүз  бүген  Россия Федерациясе   Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының Авыл  территорияләрен  үстерү   департаменты  директоры     Максим  Боровой җитәкчелегендә  узган      видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  барды,  ул  авыл  территорияләрен  комплексы  үстерү  программасын  гамәлгә  ашыру  мәсьәләсенә  багышланган  иде.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  шулай  ук  министр урынбасары    Олег Земсков һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  Максим Боровой, Россия  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы   авыл  территорияләрен  комплексы  үстерү  программасын  эшләп  бетерде,  дип  хәбәр  итте.   Документның  паспорты   хокукый  мәгълүматның   рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  соңгы  раслау  стадиясен  уза,  дие  ул.    

Дәүләт  программасы  проекты  өч  төп  юнәлешне  үз  эченә  ала: «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерүне аналитик,  норматив,  методик  тәэмин  итү» һәм  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча   федераль  чаралар» ведомство  масатчан  программалары,  шулай  ук    «Авыл  территорияләренең бүгенге  йөзе»  ведомство  проекты.  Аларны  гамәлгә ашыру  авыл  халкының  эш  белән  тәэмин  ителешен һәм  керемен  арттыруга,  яшәү  өчен  уңайлы  һәм  имин  шартлар  тудыруга,  шулай  ук  транспорт белән  тәэмин  итүгә, авылда  телекоммуникацияне,  инженерлык һәм социаль  инфраструктураны  үстерүгә  юнәлдерелә. 

Дәүләт  программасының  төп  механизмы  төбәк  проектларга    конкурс  уздырудан  гыйбарәт,  алар  дәүләт  тарафыннан  финаслашачак.   Мондый   проектлар коммерциячел, коммерциягә карамаган һәм  иҗтимагый  оешмалар тарафыннан,   муниципалитетлар,  авыл  кешеләренең    инициатив төркемнәре тарафыннан  эшләнә ала  һәм түбәндәге  юнәлешләр  буенча  гамәлгә ашырылырга  мөмкин:  социаль  инфраструктура һәм торак,  инженер-транспортя инфраструктурасы, мәдәният һәм спорт, яшәү  тирәлеге,  халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу, дәүләт  хезмәт  күрсәтүләре,    азык-төлек  һәм көнкүреш  товарларыннан  физик  файдалану  мөмкинлеге,     финанс буенча  хезмәт  күрсәәтүләр.  Төбәкләрдән  сайлап  алынган    заявкалар каралачак һәм  ел  саен  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  финанслашу  өчен  сайлап  алыначак.  

Дәүләт программасы  кысаларында  шулай  ук  авыл  халкының  тормыш  шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелгән  чаралар  да  күреләчәк.   Аерым алганда, ташламалы  авыл   ипотекасын  гамәлгә кертү,  торак  төзелешен  үстерү һәм башка  чаралар  карала.  

Эш киңәшмәсе  барышында  программаны  гамәлгә ашыру  өчен  җаваплы  затлар  шулай  ук  җирле  дәрәҗәдә  кирәкле  норматив  актларны  (ярдәмче  программаларны)  булдыру  мәсьәләләре һәм «Авыл  территорияләренең  бүгенге  йөзе» юнәлеше  буенча  проектларны  әзерләү үзенчәлекләре турында  да  фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International