Марат Әхмәтов: сабан культураларын чәчү тәмамланды

2019 елның 25 мае, шимбә

Татарстан  Республикасында  сабан  культураларын  чәчү  тәмамланды диярлек.   Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов хәбәр  итте.  

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы   Премьер-министры    Алексей Песошин катнашты.

Шулай  итеп,  республикада,   гомумән алганда,   1,75 млн. га (99%) мәйданда  чәчү  төгәлләнде, шул  исәптән  бөртеклеләр -  1,0 млн. га (99%).  Тагын  кукуруз - 21,2 мең га, карабодай - 5,5 мең га, берьеллык  үләннәр - 5,0 мең га, бәрәңге - 1,4 мең га, яшелчәләр    300 га чәчәсе  калды.

Марат  Әхмәтов  шулай  ук  яфрактан  тукландыру  буенча  күрелә  торган  чаралар  турында  дә  әйтте.     2017 елда  тукландыру     1,1 млн. га мәйданда  башкарылган,  2018 елда – 1,3 млн. га.  Министр әйтүенчә,  агмыдагы  елда   амбициоз бурыч  куелган – күрсәткечләрне  2018 ел белән  чагыштырганда  ике  мәртәбә  арттырырга. 

Минераль ашламаларга  килгәндә,   Татарстан  буенча  уртача  1  гектарга  53,7 кг матдә  тупланган. 

Аннары  Марат  Әхмәтов муниципаль районнар  кырларында  күпьеллык   үләннәрнең  торышы  турында  мәгълүмат бирде.  

«Азык  сыйфатын  сөт  җитештерүнең  нәтиҗәлелеге һәм  терлекләрнең  продуктивлык  дәрәҗәсе  күрсәтә», - дип  төгәлләштерде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  .

Марат  Әхмәтов кош-корт  сатканда ветеринария  кәгазьләренең булуына  контроль мәсьәләләренә  җентекләбрәк  тукталды. 

Кош  гриппын  булдырмау  максатларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Россельхознадзор Идарәсе һәм  Баш  ветеринария  идарәсе  белән  берлектә  кошларны  бары  тик  махсус  билгеләнгән  урыннарда  һәм  ветеринария  кәгазьләре  булганда  гына  сатуны  оештыру   буенча  чаралар  оештыралар. 

Марат  Әхмәтов шулай  ук  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча  бурыч  мәсьәләсен  күтәрде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International