Марат Әхмәтов Спас районында булып кайтты

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстанның  Спас  районында  булды.   Марат  Әхмәтов белән  бергә  Спас  муниципаль районы  башлыгы    Камил  Нугаев  йөрде.

Эш сәфәре  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  район  хуҗалыкларында  кыр  эшләренең  барышы  белән  танышты һәм  хуҗалыклар  җитәкчеләре,  инвесторлар,   авыл  җирлекләре  башлыклары,  Спас  муниципаль районы  кешеләре  белән  очрашты.    Очрашу    Ямбухтино авылы янындагы  күпьеллык   үләннәр һәм сабан  бодае  чәчелгән     кырлар  янында  узды. Очрашуда  шулай  ук  Дәүләт Думасы  депутаты – Дәүләт Думасының  Аграр  мәсьәләләр  комитеты  рәисенең  беренче   урынбасары    Айрат Хәйруллин  катнашты. 

Район  башлыгы   Камил Нугаев районда  чәчүнең  тулысынча  тәмамлануын  хәбәр  итте.   сабан  культуралары   40,5 мең   га мәйданда  чәчелгән, шул  исәптән бөртеклелеәр    – 21,2 мең  га: арпа – 9,9 мең. га, бодай – 4,7 мең  га, солы – 1,2 мең  га, көнбагыш – 12,2 мең  га. Шулай  ук  1 мең га мәйданда  җитен  һәм  соя чәчелгән. Көзге  культуралар  21,5 мең  га  тәшкил  итә, һәлак  булган  көзге  культуралар мәйданы  17%  исәпләнә.

Очрашу  барышында  да     авыл  хуҗалыгы  оешмаларына   шул  һәлак  булган  көзге  культуралардан  килгән  зыян һәм  дәүләт  тарафыннан  аны   компенсацияләү  мөмкинлеге   турында сөйләштеләр.   Марат  Әхмәтов игенчеләрнең   зарын  игътибар белән  тыңлады һәм  шундыйрак  вәзгыятьнең Россиянең  4 төбәгендә  күзтелүе  хакында  әйтте. Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий   Патрушевка,  көзге  культуралар һәлак  булуга  бәйле  рәвештә, Татарстан  Республикасында  гадәттән тыш хәл  кертелү  турында  хат  җибәрелде.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  зыян  күргән  авыл  хуҗалыгы  оешмаларыннан  документлар кабул итә. 

Чара  барышында  Марат  Әхмәтов  хуҗалыклар  җитәкчеләренең  тәкъдимнәрен  тыңлады,  авыл  җирлекләре башлыкларыннан  урыннардагы  вәзгыятьнең  торышы  турында  сорашты һәм    район  кешеләренең  сорауларына  җаваплар  бирде,  спаслыларга  икмәк  елының  уңышлы булуын  теләде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International