Министрлык Лаеш районының «Нармонка» агрофирмасына матбугат туры һәм мәктәп балалары өчен экскурсия оештырды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

22 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Лаеш муниципаль районы  хакимияте һәм «Татагролизинг» АҖ белән  берлектә  Татарстанда  үсемлекчелек  нигезләре белән  таныштыруга  юнәлдередгән  чара  оештырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләренә  Нармонка гомуми  белем  бирү  мәктәбенең 9 һәм 11  сыйныф  укучылары  да  кушылды.    

Шунысы  әһмиятле,   экскурсиягә  төрле  сыйныфлардан  укучылар  килде, алар  үз  теләкләре  белән  кырлардагы  эшләр белән танышу һәм  белгечләр  һәм  агрономнар  белән  аралашу  өчен  килгәннәр.   Балаларда  каян  килгән  соң  шулкадәр  авыл  хуҗалыгына  игътибар?  Беренчедән, агрофирмада  күп  балаларның  ата-анасы  эшли.  Икенчедән, алар  белем  ала  торган  мәктәп    агротехнологик  юнәлештә.   «Өлкән яшьтәге  укучыларның уку  барышында      эшче  белгечлеген  алып  чыгу  мөмкинлеге  бар.    Берничә  көннән  соң  чыгарылышы  укучыларына  тракторчы-машинист таныклыгы  тапшырачаклар», - дип  сөйләде  мәктәп  директоры    Роза Солягина. Моннан  тыш, җәйге  каникулларын  файда белән  үткәрергә  теләүчеләр,  ата-ана  рөхсәте  белән  агрофирмада  эшли  һәм  яхшы  гына  хезмәт хакы  да  алырга  мөмкин.    

Пресс-тура кысаларында  укуылар    журналистлар  белән  бергә  ами   «Нармонка»  агрофирмасы  кырларында  булдылар,  анда  бар  куәткә  кәбестә  утырталар,  балалар  ачык  грунтка  кәбестәне  ничек  утыртканны  үз күзләре  белән  күрделәр.   Кунакларны  Лаеш  муниципаль районы  башлыгы   Михаил Афанасьев  каршылады.   Ул  авыл  хуҗалыгы өлкәсендә  эшләү  өчен  районда  булдырылган  мөмкинлекәр   турында  сййләде.   «Район шәһәргә  якын.  Сер түгел,  Казан  үз  мөмкинлекләре  һәм  перспективалары  белән  яшьләрне  үзенә  җәлеп  итә,   - дип  сөйләде  Михаил Афанасьев, - шуңа  күрә яшь белгечләрне  авылда  калдыру  өчен бик  җитди  эшләр  башкарырга  кирәк». Балаларны  ул  Аграр университетны  укып  бетереп, авылга  эшкә  кайткан   яшь белгеч-агроном  белән  таныштырды.   Ел  дәвамында аларны – ветеринария   табибы  булып  эшләүче  хатыны  белән  икесен торак  белән  тәэмин  иткәннәр.  

Аннан  соң  Аграр университетның  тәҗрибә кырларында  булдылар.   Биредә  студентлар  үзләренең  теоретик  белемнәрен  практикада  куллана  алалар:      авыл  хуҗалыгы  культураларын  чәчәләр,   экспериментлар  уздыралар,  төрле  факторларның: һава  торышының,  явым-төшемнәрнең, ашламаларның  төрле  культуралар  уңышына  ничек  тәэсир  итүен  өйрәнәләр.    Университет профессорлары һәр кишәрлек  кемнеңдер  курс яисә  диплом  эше булуын  билгеләп  үттеләр.  

Чара  барышында  укучылар   агрофирмалар  вәкилләре, агрономнар  белән  аралаштылар,  кыюраклары  район  башлыгына  сораулар  да  бирделәр.   Шуны  әйтергә  кирәк,  чыгарылыш  сыйныф  укучыларына  һөнәри   юнәлеш  бирүгә  юнәлдерелгән  шундый  чараларга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы зур  игътибар  бирә.   Яшь белгечләрне  авылда  калдыру  гына түгел,  ә  булачак һөнәрен  сайлау  алдында  торучы  балаларга  төпле,  нигезле  юл  сайларга,  тормышта  үз  урыннарын һәм  яраткан  эшләрен  табарга   ярдәм  итү  дә  бик  мөһим.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International