Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы немец компанияләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен эшли

2019 елның 21 мае, сишәмбе

21 майда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов Тюрингия (Германия Федератив  Республикасы)  федераль җиреннән  Тюрингиянең икътисад, фән һәм   цифрлы   технологияләр  министры җитәкчелегендәге  делегация  белән  очрашты.  

Искәртеп  узабыз,    Тюрингиянең вәкиллекле   делегациясе Казанга  эш сәфәре  белән  килде.   Кичә,  20 майда  Тюрингиянең икътисад, фән һәм   цифрлы   технологияләр  министры   Вольфганг Тифензее «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Милли чемпионатның финал  ярышларын ачу  тантанасында  катнашты, бүген  иртән Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов белән  очрашты.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  очрашу  кысаларында    Николай Титов Татарстанның  агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре һәм хезмәттәшлек  итү  өчен  мөмкин булган  юнәлешләр  турында  сөйләде.   «Министрлык  хезмәттәшлек һәм  алдынгы  идеяләрне  гамәлгә кертү  өчен    һәрвакыт  ачык», - дип  билгеләп  үтте  министрның  беренче  урынбасары.

 «IBYKUS AG» компаниясе  вәкиле   Михаэль Эрдманн компаниянең  авыл  хуҗалыгын цифрлаштыру    өлкәсендәге  мөмкинлекләре  турында  сөйләде.     Николай Титов   компанияне Татарстанда  “Кыр көн”ендә  катнашуга  чакырды, аның  кысаларында  республиканың  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    немец  компаниясе  тәкъдим  итә  торган  программачыл  тәэмин  итү  белән  таныша һәм  түгәрәк  өстәл  кысаларында  үзләрен  кызыксындырган  мәсьәләләр  хакында  фикер алыша  алалар. Министрлык  тәкъдимен    немецлар  ягы  бик  теләп  кабул  итте. 

Башка   немец  компанияләре  дә  үз  проектларын  тәкъдим  иттеләр.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгын немецлар  ягыннан  “яшел һөнәрләр” студентларын  стажировкалау, терлекчелек һәм авыл  хуҗалыгы культуралары  селекциясе  өлкәсендә  алдынгы  тәҗрибә  һәм  фәнни эшләнмәләр  белән  алмашу   буенча  әйтелгән тәкъдим  аеруча кызыксындырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International