Чирмешән районында зона семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

20 майда  Чирмешән  муниципаль районында  җирле  хакимият  органнары  эшендә актуаль мәсьәләләр буенча  чираттагы    зона  семинар-киңәшмәсе  узды, анда    Аксубай, Әлки, Яңа  Чишмә,  Нурлат һәм Чистай  районнарының  авыл  җирлекләре  башлыклары  катнашты.  Чара  Лашманка авылындагы  терлек  чалу цехының  эше  белән  танышудан  башланды.   Монда  даими  нигездә  12  кеше  эшли.    Терлек  суярга  фермерлар да,  шәхси  хуҗалыклардан  да  киләләр.   Кооператив   цехларында  иттән     ярымфабрикатлар  әзерлиләр.    Цехта    якын  арада   тәүлеккә  уртача 1  тоннага  кадәр  казылык  әйберләре  әзерләүне максат  итеп  куялар.

Киңәшмәнең  пленар  өлешен "Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе  Рәисе    Әгъзам Гобәйдуллин  ачты,  ул    "Татарстан  Республикасында  бүгенге  этапта  җирле  үзидарәне  үстерү,  проблемалар һәм   перспективалар" темасына комплексы  нотык  белән  чыгыш  ясады һәм законнардагы үзгәрешләр, Татарстанда  җирле  үзидарәгә ярдәмнең  яңа  чаралары  турында  сөйләде.     

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов катнашучыларга  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә,  аерым  алганда,  фермерларга  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга,   күрсәтелә  торган  дәүләт  ярдәме  чаралары турында  мәгълүмат  бирде.   Ул  шулай  ук  минифермалар  төзү  буенча  Чирмешән районының  тәҗрибәсен  өйрәнергә  өндәде.    Алар    ел саен арта һәм  бүген  аларның  саны  13кә  җиткән.    

«Шул рәвештә эшләргә  теләүчеләрне  табарга  һәм  аларга ярдәм  итәргә  кирәк. Бу  мәсьәләдә  авыл  җирлекләре  үзләре  үрнәк  күрсәтсәләр,  яхшы  булыр  иде. Авылда  бит берәү  нидер эшли башласа,  күршесе шунда ук,  ярышып,  шуны  ук  эшли  башлый», - дип хуплады   Әгъзам Гобәйдуллин.

Район  башлыгы    Фердинат Дәүләтшин районда  авыл  территорияләрен   үстерүгә  юнәлдерелгән  чаралар турында  җиткерде.   Утырыш  барышында  шулай  ук  районнар  өчен  бүгенге  көндә  аеруча  әһмиятле булган  мәсьәләләр   күтәрелде  һәм  аларны  хәл  итү  юллары  хакында  фикер алыштылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International