Марат Әхмәтов: авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәрен алга таба арттыру экспорт мәсьәләләрен хәл итүгә бәйле булачак

20 май 2019 ел., дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  агросәнәгать комплексы продукциясен  экспортлау  мәсьәләләре  буенча  республиканың  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  белән  киңәшмә  узды.  

Чараны  ачып,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,  алга  таба  АПК эшчәнлегенең  экспорт  юнәлешен  шактый  көчәйтергә  кирәк  булачак.  

«Әлегә безнең   170 млн доллар чамасы,  әмма, авыл  хуҗалыгы продукциясенең  тулаем  күләме  буенча  республиканың  көньяк  төбәкләре  -  Краснодар крае, Белгород һәм  Ростов  өлкәләре белән  рәттән  алдынгылар  рәтендә  булуын  исәпкә  алсак,   бу  бурыч безнең  өчен  үтәрлек», - дип  ассызыклады Марат  Әхмәтов.

Министр, республикада  үсеш  өчен  вакыт та,  мөмкинлекләр  дә   җитәрлек,  диде.  Һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүе күләмнәрен  алга  таба  арттыру  экспорт мәсьәләләрен  хәл  итүгә  бәйле  булачак.     

Министрның  беренче  урынбасары   Николай Титов болай  дип  дәвам итте: «Республиканың АПК продукциясе  экспортын үстерү  – һәркөнне  безнең  игътибарда  булырга  тиеш. Татарстан  Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә  министрлыгы белән  бергә «2019-2024 елларга  Татарстан  Республикасында   экспортны  үстерү» төбәк  проекты  Паспорты  расланды, анда  АПК продукциясен  2024 елга  360 млн. долларга  кадәр арттыруны  күздә  тота  торган  максатчан  күрсәткечләр расланды.    Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм  Татарстан  Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә  министрлыгы арасында  төбәк  проектын  гамәлгә ашыру  турында  килешү  имзаланды.    АПК продукциясен  экспортлауны  үстерү  буенча  юл  картасы  проекты  әзерләнде,   экспортлана  торган  продукциянең  исемлеге төзелде һәм  республика  АПКсының эре  предприятиеләре буенча  2019 елга  экспортның  фараз  күләмнәре  билгеләнде».

Шулай  ук  ул  экспортны  үстерү  кысаларында  түбәндәге статьялар буенча  өстәмә  акчалар  рәвешендә  дәүләт  ярдәме  каралуын да  ассызыклады:  

  1.  Товар  массасын  булдыру  өчен:

- ташламалы  кредитлау  буенча  юнәлешләрнең  исемлеге  киңәйтелде: кыска  сроклы  кредит буенча  - эшкәртү  өчен  чимал  сатып  алуга;    инвестиция  буенча  - казылык  әйберләрен, туңдырма, икмәк  әйберләре,  оннан әзерләнгән кондитер әйберләре һ.б.ларны җитештерү  предприятиеләрен  модернизацияләүгә  һәм    реконструкцияләүгә;

-   мелиорацияне  үстерүгә.

  1. Агрологистиканы һәм товар  үткәрү  системасын  үстерүгә:

- авыл  хуҗалыгы  продукциясен  транспортировкалауга  федераль бюджеттан субсидияләр   (  Россия   экспорт  үзәге  аша  рәсмиләштерелә);

- АПК объектларын  төзүгә тотылган  чыгымнар  өлешен  компенсацияләүгә  бюджетара  трансферлар. 

  1. АПК продукциясенннән файдалануны  тәэмин  итү  өчен максатчан  базарларга  сәүдә   киртәләрен  бетерү    (сертификацияләүне субсидияләү,      Россельхознадзор  чаралары).
  2. АПК продукциясен читкә  чыгару һәм позицияләү  системасын  булдыру.    

«Бюджет  ярдәме чаралары,  әлбәттә, продукцияне  читкә чыгаруга  ярдәм  итә,  әмма  безгә  көчләрне  берләштерергә,  ниндидер кооперацияләр  булдырырга  кирәк.  Бу  үзебезнең конкуренцияне арттырырга һәм продукцияне  планлы  рәвештә  экспортлауны  тәэмин  итәргә  ярдәм  итәчәк», - дип әйтте    Николай Титов, чыгышын тәмамлап. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования