Татарстан Шанхайда халыкара күргәзмәдә үз продукциясен күрсәтте

2019 елның 17 мае, җомга

 14 майдан  16 майга  кадәр   Кытай  Халык  Республикасының   Шанхай шәһәрендә азык-төлек  продуктларының һәм махсус  җайланмаларның  «SIAL China 2019»  халыкара  күргәзмәсе  узды.  Республиканың  агросәнәгать комплексы куәтен   презентацияләү  максатында күргәзмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары     Олег Земсков булды. Эш сәфәре  кысаларында  министр  урынбасары  шулай  ук  берничә  компания җитәкчеләре  белән  очрашты  һәм  продукция экспортлау, Татарстан агросәнәгать комплексына  инвестицияләр  җәлеп  итү  мөмкинлеген  өйрәнде. 

Татарстан  Республикасыннан  күргәзмәгә Татпотребсоюз, «Нәфис-Биопродукт» АҖ, «Казан икмәк заводы №3» АҖ,   «Татспиртпром» АҖ,   «Агрокөч» АҖ  һәм башкалар  үз продукциясен  алып  килгәннәр.    

Гомумән алганда, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  күргәзмәгә  Татарстаннан  Кытай  базарларына  экспортлау  мөмкинлеге  булган  7  компания үз продукциясен  алып  килде.   Компанияләрнең  кайберләре    Кытайга  үз  продукциясен  чыгара да  инде.   

 «SIAL China» — азык-төлек продуктларының,  алкогольсез  эчемлекләрнең, спиртлы  эчемлекләрнең һәм  махсуслаштырылган  җайланмаларның  иң  эре  халыкара  күргәзмәсе.   Күргәзмәгә дөньяның  60  иленнән  4,3 мең  катнашучы   үз  продукциясен  алып  килгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International